

Түбән Троицкий амбулаториясе урнашкан ике катлы бина 1967 елда төзелгән. Элек биредә үзенең операцияләр, рентген бүлмәсе һәм бала тудыру бүлеге булган. 2005 елда үзгәртелгәннән соң тәүлек әйләнәсенә эшләүче бүлекчәне япканнар, көндезге стационар гына калган. Җитди авырулары булган авыл халкын тиз арада Туймазы үзәк район яисә Серафимовка хастаханәсенә илтәләр.
Түбән Троицкий халкының күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә: биредә яшәүче ике мең кешенең яртысы – пенсионерлар. Халыкның бу катламы һәм бер яшькәчә сабыйлар (авылда алар бишәү) табибларның җентекле игътибарына мохтаҗ. Авыл халкы “сәламәтлек поездларын” көтә. Үзләрен яхшы хис итүчеләр дә тар белгечтән консультация алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша - профилактика өчен, - ди Түбән Троицкий амбулаториясе мөдире, участок табиб-терапевты Радик Садыйков. – Алар: “Шулай да күренергә кирәк”, - ди. Һәм бу еш кына кеше гомерен саклап кала. Ике ел элек ике пенсионер флюорография үткәннән соң табибта үпкә яман шешенә шик туды. Икесен дә арытабан тикшеренергә җибәрделәр, берсенең диагнозы расланды. Ир нык-таза, әмма тәмәкене күп тарта иде. Бездә исә соңгы чиккә җитмичә, табибка бармыйлар. Бәхеткә, авылдашыбыз вакытында дәваланды, хәзер ул безнең күз уңында, гадәти тормыш белән яши. Бу хәл – башкалар өчен үрнәк сыйфатында. Табибларның, фельдшерларның даими тикшеренү үтү зарурлыгы турындагы киңәшләрен үтәргә кирәк.
Радик Мөдәрис улының авылда эшләвенә 26 ел инде. Институт тәмамлаганнан соң юллама буенча килгән һәм шулай калган. Эшне дә, кешеләрне дә үз иттем, ди.
Медикның сүзләренә караганда, сезонлы авырулардан кала, авыл халкы барыннан да бигрәк гипертониядән еш иза чигә, ә бу – инсульт һәм инфарктларга беренче адым. Садыйковның шундый һәр пациенты исәптә тора – бүген алар кимендә 800. Аларны даими тикшерәләр, тар белгечләргә – кардиолог, неврологка җибәрәләр. Хәзер алар барысы да “сәламәтлек поездлары” исәбендә пациентлар янына килә.
Быел күчмә медицина комплексы киләсе көнне амбулатория янына дистәләгән авыл кешесе җыелды. “Сәламәтлек поезды”н каршыларга район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Агапитов, Туймазы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Вадим Галәветдинов һәм Октябрьский шәһәре хастаханәсе баш табибы, БР көнбатыш медицина окрунының штаттан тыш баш белгече Илдар Гәрәев килде. Табиблар амбулатория бүлмәләрендә урнашты. Аппаратлы тикшерүләр – маммография һәм флюорографияне күчмә модульләрдә үткәрделәр. Тикшеренүләрнең бу төрләрен даими үтү зарур. Бу максатта авыл халкы Туймазы яисә Серафимовкага йөргән. Өлкән яшьтәгеләргә авыррак – медикларның күчмә бригадасын көткәннәр.
“Сәламәтлек поезды” исәбендә тәүге тапкыр психолог Раушания Рәхимова эшләде. Ике көндә аңа 18 кеше – СВОда катнашучыларның туганнары һәм хәрби хезмәткәрләр килгән.
-Хәрби бәрелешләрнең аһәңе анда катнашучыларның психикасын какшата, гаиләләренә үтеп керә, мөнәсәбәтләр, хис-тойгылар һәм гадәтләргә тәэсир итә. Менә ни өчен психология ярдәме дәүләт һәм җәмгыять өчен әһәмиятле тема һәм бурыч булып тора.
Тулысынча тернәкләнү өчен яугирләрнең хатыннары һәм аналары белән дә эшләү мөһим, чөнки хәрбиләр халәтенең авырлыгы аларның иңенә дә төшә.
Күпләр артык борчылу һәм куркуга зарлана. Минем бурычым – кешенең психология халәтен аңлау өчен тест үткәрү, ә аннары киңәшләр бирү яисә җитдирәк тикшеренүгә җибәрү, - дип аңлатты психолог.
Түбән Троицкийда табиблар ике көн эшләгән. Шушы вакыт эчендә аларга кимендә кимендә 300 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның берничәсендә УЗИ белгечләре тайпылышлар ачыклаган.
Ляля ЛАТЫЙПОВА
“ТХ” белешмәсе
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы сигезенче тапкыр үткәрелә. Шундый “диагностика сәяхәтләре” вакытында табиблар миллионга якын күчмә кабул итү үткәргән. Бу исә онкологияне башлангыч чорында, йөрәк авыруларын, туберкулезны һәм шикәр диабетын ачыклауның меңләгән очрагы дигән сүз. Быел “Сәламәтлек поездлары” төбәк буенча 11 сентябрьгә кадәр хәрәкәт итәчәк.