Гаиләләргә бәйгенең берничә сынавын үтәргә, тапкырлыгын һәм күмәклек рухын күрсәтергә кирәк иде.
“Бөркет-лидер” бүлегендә балалар һәм ата-аналар үзләрен тәкъдим итеп, гаиләсе, бурычлары, мавыгулары, йолалары турында бәян итте. Жюри бәйгечеләрне үзенчәлеген, артистлык дәрәҗәсен бәяләде.
“Зирәклек” бүлегендә гаиләләр интеллектуаль квиз сорауларына җавап бирде. Аннары катнашучыларга кул астындагы чималлардан экология йорты төзергә тәкъдим ителде. Бәйгедә 5нче мәктәптән Муллагалиевлар гаиләсе җиңгән. Алар районны “патриот” паркында узачак республика өлешендә тәкъдим итәчәк. Икенче һәм өченче урыннарны 7нче мәктәптән Кутняк гаиләсе һәм 4нче мәктәптән Сираҗевлар яулаган.
Муллагалиевлар гаиләсе чәмле һәм спортка мөкиббән. Әтиләре Илдар Рим улы футбол белән мавыга, аш бүлмәләре проектлау һәм җыю белән шөгыльләнә. Әниләре Айгөл Рим кызы – үзмәшгуль. Кызлары Сәйдә – спорт йөзүе белән шөгыльләнә, сәнгать мәктәбенә йөри.