+7 °С
Ясно
мәғариф
16 Октября , 09:22

Туймазыда шәйморатовчылар уеннары үтте

Туймазыга ярышларга республиканың 10 районыннан шәйморатовчылар килгән

Добавить в предпочтительные источники Google
Туймазыда шәйморатовчылар уеннары үттеТуймазыда шәйморатовчылар уеннары үтте
Туймазыда шәйморатовчылар уеннары үтте

Башкортстанда Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемен йөрткән 290 сыйныф бар. Аларда укыту хәрби-ватанга тугрылык юшәлешендә алып барыла, төрле ярышларга әзерләнү һәм катнашуны үз эченә ала. Күптән  түгел Туймазының 5нче мәктәбендә VI җәйге шәйморатовчылар уеннарының төбәк өлеше үтте. Аларда Туймазы, Дәүләкән, Бәләбәй, Авыргазы, Әлшәй, Благовар, Бүздәк, Ярмәкәй, Чишмә районнары һәм Октябрьский шәһәренең шәйморатовчылар сыйныфлары укучылары катнашты.
Русия “Рейд” клубы Туймазы филиалы чарага үзенчәлекле экспозиция әзерләгән – анда Бөек Ватан сугышы чорындагы броневик, мотоцикл, автоматлар, граната һәм каскаларны күрергә була иде.
-Болар муляжлар һәм борынгыга охшатып ясалган эшләнмәләр түгел – барысы да чын, - дип аңлатты балаларга клуб җитәкчесе Венер Шәңгәрәев. Үзе ул балаларны НКВД майоры формасында сәламләде.
Шәйморатовчыларның җәйге уеннарына тактик медицина, БПЛАларга идарә итү һәм маскировка җиһазлары үрү буенча осталык дәресләре кергән. Балаларны соңгысы буенча эш нечкәлекләренә “Җиңү үрәбез” клубы ирекле ярдәмчесе, Илчембәт авылы укытучысы Алия Гыйззәтуллина өйрәтте.
-Бер бичура костюмын әзерләүгә уртача алганда сәгать ярым вакыт китә. Аны 6-8 укучы үргән очракта, - диде ул. – Эш күп көч таләп итә, челтәрле нигезгә берничә дистә тасманы үзенчәлекле ысул белән беркетү өчен басылып эшләргә кирәк. Әмма балалар тырыша.
Бу вакытта спорт залында 1нче интернат-мәктәпнең өлкән сыйныф укучысы Азат Гыйздәтуллин кечкенә дронга идарә итәргә өйрәтте. Бызылдаучы коптер мәктәп укучыларын сокландырып, әле югарыга күтәрелде, әле идәнгә тия язды. Яшүсмер укытучысы Алинә Хәсәнова ярдәме белән БПЛАга оста идарә итәргә өйрәнгән. Укытучының сүзләренә караганда, “Кванториум” түгәрәге өчен дронны интернат “Үсеш нокталары” федераль проекты ярдәмендә сатып алган. Интернат-мәктәптә шулай ук укучылар арасында киң танылу яулаган робот техникасы түгәрәге эшли.
Осталык дәерсләреннән соң спорт уеннарында катнашучылар заманча тренажерлы һәм резина түшәмәле яңа спорт мәйданчыгына чыкты. Алар төзлек һәм тизлеккә җиде сынау үтте: баскетбол боҗрасына туп томырды, йөгерде, аркылы борыста күтәрелде, озынлыкка сикерде. Туймазы районын 1нче гимназия һәм Төмәнәк мәктәбеннән җиде команда тәкъдим итте. Туймазы шәйморатовчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 5-6нчы сыйныфлар арасында гимназия укучылары җиңде, шулай ук алар Төмәнәк командасы белән бергә җиденче сыйныфлар арасында бүләкләнүчеләр исәбенә керде.
Сигезенче сыйныфлар арасында “алтын”ны төмәнәклеләр яулады, 1нче гимназия - бүләкләнүчеләр исәбендә.
Җиңүчеләр шәйморатовчылар уеннарының республика өлешендә катнашкан. Ярышлар 29 сентябрьдә Нефткамада үткән. Каты көрәштә Төмәнәк мәктәбенең 8нче сыйныф командасы бүләкле урын яулаган.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас