+13 °С
Облачно
мәғариф
13 Апреля , 08:38

Туймазы 6нчы мәктәбе укучысы – республика горурлыгы

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел җәмәгать челтәрләрендә мәктәп укучыларын Бөтенрусия олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы уңаеннан котлады. Республикага горурлыгына әверелүчеләр исәбендә – Туймазы 6нчы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эмилия Сәлимҗанова.

Туймазы 6нчы мәктәбе укучысы  – республика горурлыгыТуймазы 6нчы мәктәбе укучысы  – республика горурлыгы
Туймазы 6нчы мәктәбе укучысы – республика горурлыгы

Кыз җәмгыять белеме буенча Татарстанда үткән Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашкан. Эмилия олимпиадада бүләкле урын яулаган һәм олимпиада юнәлеше буенча дәүләт югары уку йортына имтихансыз керү хокукы биргән дипломга ия булган. Ярышка Эмилияне ьщмгыят белеме укытучысы, директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Татьяна Тамочкина әзерләгән.

Җәмгыять белеме буенча олимпиадага мәктәп укучылары “Аврора” талантларны үстерү республика үзәгенең “Аврора. Талпыну” проекты кысаларында әзерләнгән.

 

 

Радий Хәбиров, Башкортстан башлыгы:

- Барлык катнашучыларны, аларның остазларын, ата-аналарны тәбрик итәм! Сәләтле балалар белән системага салынган һәм гаять мөһим эшне дәвам итәчәкбез. Бөтен республика буенча яшь талантларның үзен таныту һәм яңа үрләргә ирешү мөмкинлеге булу мөһим.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас