+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
17 Июнь 2022, 10:55

“Бер, ике, өч...”

Туймазы сабан туенда судьялар да, тамашачылар да гер чөйгән баһадирларны игътибар белән  күзәтеп барды һәм исәпне югалтмады.

Гер чөю спортында кимендә 70 килограммлылар төркемендә Серафимовкадан Ринат Закировка тиңнәр булмады. Биш минутта 24 килограммлы герне 120 тапкыр чөйде ул. 70 киллограммгача авырлыктагылар төркемендә Илдус Усманов җиңде – герне 60 тапкыр күтәрде. 60 килограммгача авырлыктагылар төркемендә иң яхшы күрсәткеч Илчембәттән Айнур Хөсәеновта – 16 килограммлы гер күккә 48 тапкыр ашты.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: