+17 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
15 Июнь 2022, 16:26

Туймазы батыры – дөнья чемпионы

Туймазы Сабан туенда көрәш мәйданына 40 мәктәп укучысы һәм 20 өлкән көрәшче чыкты

Башта ярышка иң нәни батырлар чыкты. Бу 26 килограммгача көрәшчеләр. Сигез яшьлек Артур Хәбибрахманов көндәше Данил Шәриповтан буйга да озын, яшькә дә зуррак иде. Башта мах бирмәсә дә, үҗәт алышта ике яшькә кечерәк Данил җиңеп чыкты. Шушы авырлыктагылар төркемендә чемпион дәрәҗәсенә ирешеп, бүләккә ия булды ул.

40 килограммгача авырлыктагылар төркемендә 14 яшькәчә егетләр дә сынатмады. Биредә Даниель Кадыйровка тиңнәр булмады. 55 килограммгача авырлыктагылар төркемендә Радик Нигъмәтуллин, 60 килограммгача авырлыктагылар арасында Реналь Еникәев җиңде. Егетләр барысы да Туймазыдан, билбаулы көрәш белән яшьтән үк шөгыльләнә.

18 яшькәчә егетләр төркемендә 102 килограммлы Евгений Лебедев белән аңардан 17 килограммга кайтыш Ильяс Нәфыйков арасындагы алышны җанатарлар тын да алмый күзәтте. Ильяс көндәшеннән калышмады, әмма Евгений техника белән алдырды һәм җиңеп чыкты.

75 килограммгача авырлыктагылар төркеме иң ишлесе иде. Октябрьскийдан Евгений Зиязов ир-атлар арасында барлык сайлап алу өлешләрен узып, финалга чыкты. Мөһим алышта бер очко аерма белән чак отылмый калса да, “алтын” яулады ул.

Өлкәннәр арасында җиңү яулаган Булат Мөхтәсипов (65 килограммгача авырлык төркеме) һәм Алмаз Каюмовка (85 килограммгача) судьялар билбаулы көрәш буенча Русия, дөнья чемпионы Айнур Сыртаев белән алышырга тәкъдим итте. Әмма спортчылар баш тартты. 105 килограммлы халыкара класслы спорт мастеры бик куәтле тоелды. Әмма алышка Евгений Зиязов чыккач, тамашачы ах итте.

— Син нәрсә – терминатормы әллә? – дип кызыксынды судья.

— Сабан туенда мин ахыргача алышам, – диде Евгений. Аның бу сүзләренә тамашачы дәррәү алкышлады.

Бер минутлап һөҗүм итте ул көндәшенә. Әмма могҗиза булмады. Сыртаев аны бер генә чөеп салды.

Авырлык буенча калышмаган тагын ике көндәше дә каршы торалмады Айнурга. Спортчыларның класс аермасы күренеп торды. Айнур Сыртаев Сабан туеның абсолют чемпионы дип танылды. 117 килограммлы бәрәнне иңнәренә салып, тамашачы алдыннан бер урап узганнан соң, бүләген җиргә дә төшереп тормыйча, туймазылылар белән фотога төште.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: