+9 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
10 Июнь 2022, 16:38

«Туймазы хәбәрләре” гәзитенең җәмәгать тормышы бүлеге хәбәрчеләре ГТО тапшырды

Эш-вазифа буенча безгә еш кына ГТО таләпләре тапшыруга багышланган чараларда катнашырга туры килә. Без, чәмләнеп, халыкны анда катнашырга өндибез, әмма үзебез читтә калабыз. Кайчанга кадәр шулай булыр бу? Үзебезнең кыюсызлыкка риза булмыйча, бу хатаны төзәтергә уйладык. “Без” – җәмәгать тормышы бүлеге хәбәрчеләре Ләлә Мусина, Диана Насыйбуллина һәм Гүзәл Хәмидуллина ул. Барыбыз да кырыктан өстә булсак та, көлемсерәгән хезмәттәшләр һәм туганнарыбызга әле үзебезнең тормыш дулкыныннан төшеп калмавыбызны расладык.

ГТО сәхифәсендә тиз генә теркәлеп, таләпләр тапшыру өчен УИН (идентификатор) алдык һәм үз сәгатебезне көтә башладык. Спорт таләпләрен тапшырганда йөзгә кызыллык китермәс өчен бер-ике ай зарядка эшләдек һәм тренажёр залына йөрдек.

Апрель ахырында ГТО тестлау үзәге безне үзенең биләмәсендә күрергә әзерлеге турында игълан итте. Терапевттан белешмә эләктереп, спорт киеме һәм кроссовкалар киеп, стадионга батырлык кылырга киттек.

Тестлау үзәге хезмәткәр-ләре безне мәгълүматлар базасына кертте һәм спорт залына озатты. Безнең белән бергә берничә укучы да ГТО тапшырды. Алар, кызыксынып, «түтәйләрне» күзәтте. “Хәзер без сезгә күрмәгәнегезне күрсәтә-чәкбез!” – дип уйладык без.

Безгә өч мәҗбүри һәм сайлап дүрт сынау үтәргә кирәк иде. Биш минут тән яздырганнан соң гимнастика эскәмиясендә басып торып, алга иелә башладык. Собханалла! Нәтиҗәләр яхшы!

Аннары яткан килеш тә-бәнәк борыста күтәрелдек. “Бер, ике, өч...”, – дип исәплә-де инструктор кыз. “Ун”га җитүгә куллар калтырый башлады, тәмам алҗытты. Башта бер генә уй – алтынга тапшырырга кирәк. Янәшәмдәге хезмәттәшләрем илһамлан-дырды: “Әйдә, тагын бераз тырыш”. Соңгы көчемне туплап, күнегүне “алтын” нәтиҗәгә җиткердем бит. Аннары җиңелрәк – пресс ясау. Бер минутта таләп ителгәнчә, гәүдәне 25 тапкыр күтәрүне җитез генә үтәдек. Пневматик винтовкадан ату иң кызыклы һәм җиңел бүлекләрнең берсе булды. Кирәкле очконы җыйдык: төз аттык.

Стадионда шактый тырышырга туры килде. Үз яшь төркемебездә утыз метрга йөгерүне бик яхшы үтәдек. Вакытка ике километр (стадионны биш тапкыр әйләнергә кирәк) арага йөгерү физик әзерлекнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын раслады. Икенчегә ураганда ук тын кысылды, аяклар калтырады, күз аллары караңгыланды. Өченче әйләнештә безнең белән йөгергән 9нчы сыйныф кызлары дистанциядән төшеп калды. Без бирешмәдек, соңгысында адымны кызулаттык хәтта – икенче сулыш ачылды.

 

 

 



Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: