+23 °С
Ясна
Бөтә яңылыҡтар
Новости
10 Июнь 2022, 16:36

Кандракүлдә кадетлар – булачак чик сакчылары слёты узды

Өченче ел рәттән “Ровесник” чатыр лагеренда кадет класслары тәрбияләнү-челәренең республика җыены уза. Бу юлы РФ Дәүләт хәвефсезлеге оешмаларының 105 еллыгына багышланган хәрби-спорт чарасында тугыз команда катнашты: быел Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Гафури һәм Туймазы районнары кадетларына Ижау һәм Татарстан командалары кушылды. Безнең районнан Туймазы 8нче мәктәбенең яшьармиячеләре һәм Серафимовка авылы кадетлары катнашты.

Барысы да өлкәннәрчә үтте – тантаналы чарада булачак Ватан сакчылары алдында тәбрикләү сүзе белән Федерация хәвефсезлек хезмәтенең запастагы генерал-майоры Равил Кирәев, Федерация хәвефсезлек хезмәте генерал-лейтенанты Рамил Муллаянов, Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич чыгыш ясады.

Аннары ике көн дәвамында балалар үзләренең сәләтен күрсәтте: Калашников автоматын сүтеп корды, пневматика винтовкасыннан атты, граната томырды, Русиянең чик буе гаскәрләре тарихы турындагы сорауларга җавап биреп, көч һәм зирәклек бәйгеләрендә катнашты.

Сафта җырлап атлау бәйгесе таң калдырды. Кадетлар парад киемендә дәрәҗәле жюри алдыннан узды. Судьялар исә маршны тәңгәл атлау, командаларны анык үтәү һәм ватанга туг-рылык рухындагы җырлар башкару осталыгына бәя бирде.

Бүлекләр арасындагы тәнәфесләрдә балалар Туймазы районы эзта-барларының Ленинград һәм Волгоград өлкәләрендә сугыш узган төбәкләрдән алып кайткан ядкәрләре белән танышты.

— Мондый чараларның төп максаты – аралашу, тәҗрибә уртаклашу, – диде БР чик буе гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрбиләр советы рәисе Илдус Макулов. – Балалар күмәк булуларын белергә тиеш. Бу егет-кызлар – безнең горурлык: гомуми белем бирү фәннәреннән тыш алар чик буе гаскәләре хезмәтен һәм тактикасын, спорт фәннәрен, кул көрәшен, хәтта этикет-тәрбия һәм бал биюләрен дә өйрәнә.

Ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасының Чистай кадет интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре беренче урын яулады. Икенче һәм өченче урыннарны шул тәртиптә Стәрлетамактан һәм Серафимовкадан яшь чик сакчылары бүлеште. Җиңүчеләргә медаль һәм бүләкләр тапшырылды. Рес-публика слёты тантаналы марш белән тәмамланды.

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: