+29 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
9 Июнь 2022, 15:09

Уфа егете — Туймазы блогеры

Рафаил Гайсин – Уфадан. Бер ел элек Башкортстан башкаласыннан үзе өчен бөтенләй чит-ят Түбән Троицкийга (Туймазы районы) күченгән ул. Яңа инлиз теле укытучысын балалар беренче минуттан кабул иткән – ул шаян, уку материалын җиңел һәм тиз аңлата. Бүген Рафаил Рәүф улы берьюлы берничә юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып бара: инглиз теле укыта, блогер, мәдәни чаралар оештыручы, өстәмә белем бирү педагогы.

Рафаил Рәүф улы сүзләренә караганда, ул җир биләмәсе, урман янындагы өй турында күптән хыялланган – шәһәр ыгы-зыгысы ялкыткан аны. “Авыл укытучысы” программасы турында ишетеп, гариза тапшырган. Биредә элек булмаса да, Туймазы районын сайлаган ул. Авылда 20 сотый җир дә бүлгәннәр.

— Түбән Троицкийда эшкә урнашкач, иң беренче чиратта беләсезме нәрсә эшләдем? Авыл халкы белән танышырга киттем. Алар мине сынады, мин аларны өйрәндем, – дип хәтерли Рафаил Рәүф улы.

— Мин кече сыйныфларда һәм тугызынчы сыйныфта дәрес алып барам, – ди Гайсин. – Кечкенәләр белән күбрәк үземне аниматор итеп тоям: җырлыйм, биим, шигырь укыйм. Безнең һәр дәрес – зур булмаган тамаша ул. Бу балаларга ошый, алар үзләре дә кушыла, темага кереп китә, исендә калдыра, җавап бирә. Димәк, кызыксыну уятасың килсә – гаҗәпләндер.

Блогерлыкка килгәндә – Гайсинны аның белән шөгыльләнергә вакыт мәҗбүр итә. Тормыш алга бара, бар нәрсә үзгәрә, ди ул. Шул исәптән ФГОС, укытучыларга йөкләнеш һәм балаларның фикерләве. Тик кайбер ата-аналарның белем бирү исәбенә балаларның компьютер артында утыру вакытын чикләвеннән канәгать түгел ул. Атышлы уйнарга мөмкин, мәктәп темасы яисә сәяхәтчелек турында видеодәрес карарга ярамый. Бу дөрес түгел. Өлкәннәр балаларны безгә компьютер биргән мөмкинлекләрдән дөрес файдаланырга, анда утыру вакытын күздә тотарга өйрәтергә тиеш. Интернет – тормышыбызның без кисеп аталмый торган бер өлеше ул.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: