+14 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
9 Июнь 2022, 14:54

“Туймазыга көчемне сынарга килдем”

Маргарита Саранова районга “Авыл укытучысы” программасы буенча эшкә килгән беренче укытучы. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң ул Кушнарен авылы лицеенда сигез ел информатика һәм математика укыта. Тәҗрибә янчыгын баетырга өлгергән укытучы теләсә кайсы шәһәр мәктәбендә эш таба алыр иде.

— “Авыл укытучысы” программасы бәйгесендә катнашырга вәгъдә ителгән миллион артыннан куу түгел, үз көчемне һәм белемемне сынап карау теләге этәрде, – дип сөйли Саранова. – Нәтиҗәдә миңа Ханты-Манси автономияле округын яки Туймазы районын сайларга тәкъдим ителде. Өемә якынрак төбәкне сайларга булдым. Ике кызым бар. Өлкәне Яна ул вакытка җиденче сыйныфны тәмамлады, Ксениягә 1,8 яшь иде. Шуңа күрә балалар бакчасы, мәктәп, түгәрәкләр, сыйфатлы медицина эргәдә булуын теләдем. Серафимовкага бардым, мәктәп директоры белән таныштым, тирә-якны өйрәндем – барысы да ошады.

Педагогның сүзләренә караганда, аны яхшы кабул иткәннәр. Мәктәп җитәкчелә-ре торак мәсьәләсен хәл итешкән: эштән ике минутлык арада арзан фатир табылган. Балалар бакчасы да якында, төпчек кызы шунда йөри.

Тәүге уку елында Саранова атнасына 20 сәгатьлек ставка алган. Быел эше арткан, чөнки мәктәптә нибары ике математика укытучысы. Шуңа өстәп, “Үсеш ноктасы”нда программалау түгәрәге алып бара, сыйныф җитәкчелеге дә бар, берничә шәхси дәрес бирә.

— Дәрестә мин бар нәрсәнең тормышта кулланылышын күрсәтергә тырышам, теге яки формула, тигезләмәләрнең кайда һәм ничек файдаланылуын, – дип уртаклаша Саранова. – Балалар еш кына: “Математикадан тормышта ни хаҗәт?”– дип сорый. Аңлатам: “Мәсәлән, Пифагор теоремасын алыйк. Сез икенче катта яшисез, йорт ачкычын югалттыгыз, ди. Тәрәзәгә менеп булачак баскыч озынлыгын ничек белергә? Менә шунда теореманың кирәге чыга да инде”. Яки банк кредитлары, ипотека мисалында процентларны өйрәнәбез, бергәләп идәнгә түшәү өчен кирәкле плитә яки ламинат күләмен исәплибез. Шулай итеп, гамәли сорауларны тикшерү барышында алар темаларны тизрәк үзләштерә.

“Авыл укытучысы” программасы буенча педагогның ике еллык эше үтеп тә киткән. Саранова үз карарыннан канәгать.

— Миңа биредә ошый, яшәргә калырга дигән уй да килә башка, – ди ул. – Әлегә киләчәккә планнар кормыйм, алда Серафимовка мәктәбендә тагын өч ел эшлисе бар. Вакыт күрсәтер.

 

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: