+23 °С
Ясна
Бөтә яңылыҡтар
Новости
17 Май 2022, 16:38

Туймазыда табиблар халыкны паркта кабул итте

Ике еллык тәнәфестән соң медицина хезмәткәрләре саф һавада халыкны кабул итү чарасын тергезде

Меңләгән туймазылы, чәмләнеп, спорт белән шөгыльләнә. Сәламәт тормыш тарафдарлары тагын да артсын өчен районда күркәм йолага әверелгән “Доктор белән саф һавада” чарасы уза. Чара барышында медицина хезмәткәрләре халыкка төрле авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирә, спорт һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә өнди.

Пандемия нәтиҗәсендә бу чара ике ел үткәрелмәде, аның каравы, ул бүген чып-чын сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Анда катнашучылар – алар исәбендә район хакимияте, җәмәгать оешмалары вәкилләре, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, студентлар – шәһәр паркына җыелды. Шунда ук теләгән һәркем коронавирустан прививка ясата, кан басымын, буен, авырлыгын һәм сатурациясен үлчәтә алды. Медицина динамометры ярдәмендә алар мускул көчен тикшерде. Спорт белән шөгыльләнүче хатын-кызларда ул 30 берәмлек тәшкил итте.
Ир-атлар көчлерәк иде, әлбәттә. Мәсәлән, район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхинда бу күрсәткеч – 60 берәмлек. Ике алтын ГТО билгесенә ия Сергей Анатольевич сүзләренә караганда, формада калырга аңа спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә. Өстәвенә, ул спорт залында түгел, өйдә күнегә.
Төркемнәргә бүленеп, чарада катнашучылар медицина хезмәткәрләре белән бергә парк аллеялары буйлап йөрергә чыкты. 67 яшьлек Гөлфирә Сәйфуллина скандинав таяклары белән атлады. Аңа атлам белән шөгыльләнергә дәвалаучы табибы киңәш иткән икән. Пенсиядәге апаның сүзләренә караганда, көн саен йөрү нәтиҗәсендә аның хәле сизелеп яхшырган.
Чарада катнашучыларның иң өлкәне һәм иң чәмлесе ветераннар – 94 яшьлек Җәмил Хәсәнов белән 84 яшьлек Радик Гарәфетдинов иде. Алар чарага үзләренең гармуны белән килгән. Ветераннар чып-чын концерт оештырды. Аларга районның иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр дә кушылды.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: