+17 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
16 Май 2022, 13:36

Туймазы район хастаханәсе шәфкать туташы бер ай Донецк халык республикасында ирекле ярдәмче булып эшләде

Туймазы үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Гөлназ Дәүләтшина күптән түгел Донецк халык республикасында командировкада булып кайткан. Анда ул Русия солдатларына, тыныч халыкка һәм әсир төшкән ВСУ яугирләренә ярдәм иткән.

Аңа 47. Яшь күренә. Җитез, артыннан өлгереп булмый хәтта. Барысын да белә, бар җиргә дә өлгерә. Карап-карап торам да, бу ханымнан бик шәп табиб чыгар иде дип уйлыйм.
— Бөтен кеше дә табиб булып бетәлми, кемдер шәфкать туташы да булырга тиеш, – ди ул.
Аның белән килешми мөмкин түгел. Ике ай элек үз теләге белән Донбасска киткән. Шуңа кадәр кызлары белән утырып сөйләшкән – алар аның икәү. Берсенә 19, икенчесенә 23 яшь. Һәм тәвәккәлләгән.
— Кызларым барысын да аңлады һәм: “Әни, син иң мөһиме өйгә әйләнеп кайт”, – диделәр. Бармый булдыра алмадым. Дөрес, анда үз табиблары, шәфкать туташлары бар. Әмма минем кебекләрнең ярдәме таләп ителүен, Донбассның безгә мохтаҗлыгын тойдым. Эшемне беләм, медицина өлкәсендәге стажым 28 ел.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза бирдем, берничә көннән шалтыратып, юлга җыенырга тәкъдим иттеләр. Уфадан 9 мартта очарга тиеш идек. Минем белән бергә ДХРга республикадан җиде медик юл тотты – өч хирург, ике анестезиолог, лор-табиб һәм окулист. ДХР һәм ЛХРга командировкага барган табибларның икенче партиясе иде бу.
Донецкида безне төрле медицина оешмаларына тәгаенләделәр: кемдер җәрәхәтләр үзәгендә операция ясады, кемдер дәваханәдә авыруларны кабул итте, мин клиника төбәк медицина берләшмәсендә эшләдем.
— Куркынычмы?
— Әйе, тик үзең өчен түгел. Кыйпылчык, пуля тиеп яраланган һәм безгә китерелгән алгы сызыктагы хәрбиләр һәм тыныч халык өчен. Аларны коткара алмасаң куркыныч.
Авыр яраланган 30 яшьлек ир һаман күз алдымда. Ул шахтер булып эшләве, сугышырга җыенмавы турында сөйләде. Күптән түгел баласы туган. Авыр яралануына карамастан, тереләчәгенә, гаиләсенә кайтачагына ышанды. Тормышка мөкиббән, ягымлы ир сөйләшкәндә кулымны ычкындырмады, барысы да тәртиптә диде. Әмма бер төндә гомере өзелде.
Шартлау нәтиҗәсендә яраланган 35 яшьлек ирне хәтерлим. Тыныч тормышта мондый яралар очрамый – сугышта исә алар күп. Ярылган снарядның шартлау дулкыны тәэсирендә яугирнең эчке әгъзаларына зыян килә. Эчәкләре өзелгән. Ике тапкыр операция ясадылар. Аның әнисе шушы ук хастаханәдә кардиохирург булып эшләде. Эш арасында улы янына сугыла иде

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: