+1 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
21 Апрель 2022, 10:14

Илчембәтлеләр авыл ФАПын ремонтлауга акча җыйган

Иң булган-уңган халык Илчембәттә яшәвендә туймазылылар беренче генә тапкыр инанмый. Бу авылда үзләренең чәмлеләр төркеме бар. Илчембәт авыл советы авыл биләмәсе хакимияте оештырган халык җыеннарында чәмлеләр көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә. Акча җыюны да алар оештыра, өстәвенә, бу эшкә авылда яшәүчеләрне генә түгел, авылдан чыгып китеп, туган төбәге белән элемтәне өзмәгән кешеләрне дә җәлеп итә

Илчембәтлеләр җыйган акчага авыл мәчете ремонтланган, Әүлия чишмәсе тергезелгән, зират йорты тәртипкә китерелгән, корыган Төбә күле чүп-чардан арындырылган. Бу күлгә кабат су җыела башлаган. Былтыр бу эшләр дәвам иткән. Сугыш ветераны Харис Закиров истәлегенә сквер барлыкка килгән, Яугир-җиңүчеләр сукмагы мемориал плитә белән тулыландырылган. Бер гаилә янгыннан зыян күргәч, аларга акча җыйганнар.

Бу юлы илчембәтлеләр авыл ФАПын ремонтларга карар иткән. Моны башкарып чыгарга “Атайсал” республика проекты булышкан. Медицина оешмасы Илчембәттәге 1156 һәм Бәйрәкә-Түбәдәге 98 кешене хезмәтләндерә.

— Авыл ФАПына 30 еллап бар инде, – ди Илчембәт авыл советы башлыгы Рим Гыйниятуллин. – Былтыр авыл советы акчасына ФАП янында өстәмә урам яктырткычлары урнаштырылды, кабинетларда түбә яктырткычлар барлыкка килде. Туймазы үзәк район хастаханәсеннән бүленгән акчага элек булмаган шамбо төзелде һәм канализация үткәрелде. Шуңа күрә быел бинага җиңелчә ремонт үткәрүгә акча бүленмәгән.

Авыл халкы акча булмаудан зарланып утырырга күнекмәгән. Җыелышып, буяу, шпатлевка, идән түшәмәсе сатып алганнар. Авыл халкының иҗади илһамын хуплап, үзәк район хастаханәсе ремонт бригадасы җибәргән. Бер атна дигәндә процедура һәм акушер кабинетларын ремонтлап чыкканнар: түшәмен буяганнар, стенасын штукатурлап-тигезләп, буяганнар. Шушы ук эшләр башка бүлмәләрдә дә башкарылачак, алгы бүлмәдә һәм залда линолеум җәеләчәк.

Авыл халкы җыйган акчага ФАПның биш тәрәзәсенең берсе алыштырылган, калганнарын алыштыру өчен химаячы эзлиләр.

Ремонт вакытында медицина оешмасы эшен туктатмаган, халык элеккечә процедураларга йөри. Шөкер, ФАПта яхшы белгечләр – мөдир Альбина Фәткуллина һәм акушер Зөһрә Ниязова эшли.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: