+14 °С
Облачно
Новости
18 Февраля 2022, 12:14

Туймазы музеенда гаҗәеп күргәзмә ачылган

Биредә “Металл сыннар галереясе” күргәзмәсе эшли. Анда туймазылы Наил Хаҗиевның иҗат эшләре тәкъдим ителгән. Туймазы музеенда мондый “металл” күргәзмә беренче тапкыр оештырылган.

Оешма директоры Татьянова Малькова сүзләренә караганда, автор турында ул беренче тапкыр “Туймазы хәбәрләре”ннән укып белгән. Хаҗиевның скульптураларын күреп таң калган Шундук күргәзмә оештыру нияте туган: үзлегеннән өйрәнгән бу талантлы егетнең үзенчәлекле әсәрләрен туймазәылылар да күрергә тиеш. Өстәвенә, ул хезмәттәшлек итәргә дә бик теләп ризалашкан – авыр тимер корылмаларны хзе алып килеп урнаштырган.
Беле буенча Наил свыаркачы, тормышта исә – кулыннан бар эштә килгән оста. Металлдан скульптуралар иҗат итү белән ун еллап элек мавыгып киткән. Эшләнмәләрен өендәге остаханәдә ясый. Иҗат өчен төп эш коралы – болгар пычкысы һәм сварка аппараты.
Эшләре өчен ир кеше транспорт чараларының, көнкүреш техникасының кирәкмәгән, тузган өлешләреннән файдалана – бу двигательләр, гайка, болҗлар, тимерчыбыклар, рәшәткә, пружина, чылбырлар... Аларны оста автосервислардан, дуслары һәм танышларының гаражларыннан җыя. Тегеләре үз чиратында артык тимер-томырдан бик теләп арына, чөнки Наилнең кулына эләккән металлоломның заманча сәнгать әсәренә әвереләчәген белә. Аларның юмартлыгы һәм останың таланты нәтиҗәсендә дөньяга бер-бер артлы ике метрлы трансформер Хищник (шула йук аталган голливуд блокбастерыннан), гитарачы, мотоциклчы, танклар, вертолетлар, вак-төяк саклау өчен шкатулака һәм башка кызыклы эшләр туган.
Хаҗиев әйтүенчә, нәрсәнедер булдыру өчен аңа ялгызы калырга, уйларга, булачак әсәрен күзалларга кирәк. Кайвакыт остаханәгә килә, тик бернәрсә дә барып чыкмый. Әмма кәефе булса, илһам килсә, аны гараңыннан куып та чыгарып булмый. Үзенең иң яраткан эшен – 40 килограммлы Хищникны ул ике көндә ясаган.
Металл скульпторының эшләнмәләренә ихтыяҗ зур: алар Италия, Франция, Испания, Кыта , Гарәп әмирлекләрендә шәхси тупланмаларда саклана.
Күргәзмә әсәрләндерде, - ди туймазылы Алла Камышанская. - Шәһәребездә шундый оста барлыгын белеп гаҗәпләндем. Кызык, гадәттән тыш. Эшләнмәләрне тотып карарга яравы ошады. Кай берләрен истәлеккә фотога төшердем.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас