+16 °С
Дождь
Новости
8 Февраля 2022, 07:17

Пенсионерларга арттырылган пенсия килә башлады

Республиканың эшләмәүче пенсионерлары арттырылган түләүләрне 3 февральдән гадәттәге график буенча ала башлады.

1 гыйнвардан түләүләр 5,9 процентка артты, 1 февральдән исә, федерация законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, өстәмә рәвештә 8,6 проценткача индексланды. Февраль пенсиясе белән бергә пенсионерларга 5,9дан 8,6 проценткача индексланган гыйнвар өстәмәсе дә киләчәк. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, Пенсия фондына мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Республикада 1050499 пенсионерның страховка пенсиясе күләме һәм страховка пенсиясенә билгеләнгән түләүләр арттырылган. Башкортстан Республикасында индексациядән соң картлык буенча уртача пенсия 17,5 мең сум тәшкил итте, дип хәбәр итә Русия Пенсия фонды бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Фото infosmi.net

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас