+12 °С
Облачно
Новости
8 Февраля 2022, 07:20

Акчаны җилгә очырмагыз

Шушы көннәрдә Туймазыда гәзит журналистларына хәбәр килеп иреште: “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте планга ярашлы рәвештә вентиляцияләр тикшереләчәге турында игъланнар элгән йортлар буенча үзләрен “Чиста шәһәр” компаниясе хезмәткәрләре дип танытучы мут бәндәләр йөри икән.

Алар дүрт мең сумга вентелияцияне тикшерергә тәкъдим итә.

— Чынлыкта вентиляцияне тикшергән өчен өстәмә акча алынмый – ул торакны асрау исәбенә кергән, – диде “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыятенең сәнәгать бүлеге начальнигы Гөлнара Мөслиева. – Якыннарыгызны, бигрәк тә олы яшьтәгеләрне, мут бәндәләр йөрүе турында кисәтегез.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас