+14 °С
Болотло
Новости
28 Ғинуар 2022, 12:07

Закон бурычлыларны яклаячак

2022 елның 1 февраленнән РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 446нчы маддәсенә һәм Федерациянең “Үтәтү эшчәнлеге турында”гы законына кагылышлы үзгәрешләр көченә керә. Бу үзгәрешләр, керемнең минималь күләменә кагылмауны тәэмин итеп, бурычлылар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән. Әлеге яңалыклар турында җентеклерәк итеп Башкортстан Республикасы суд приставларының Туймазы районара бүлекчәсе җитәкчесе Артём СИЛОВ бәян итә.

—  Артём  Сергеевич,  кагылырга  ярамаячак  нинди  күләм  турында  сүз  бара?
—  Үтәтү  эшләре  буенча  бурычны  тотып  калганда,  гражданинның  исәбендә  эшкә  сәләтле  халык  өчен  билгеләнгән  яшәү  ихтыяҗы  минимумыннан  да  ким  булмаган  күләмдә  акча  калырга  тиеш.  Исәп  өчен  федерация  күләмендәге  эшкә  сәләтле  халык  минимумы  алына  –  13793  сум  бу.    
Әгәр  бурычлы  карамагында  аның  исәбенә  яшәгән  зат  булса,  гражданин  судка  ай  саен  хезмәт  хакын  һәм  башка  керемнәрен  яшәү  ихтыяҗы  минимумыннан  артыграк  күләмдә  саклап  калуны  үтенеп,  гариза  юллый  ала.
Үзгәрешләр  алимент  бурычы  һәм  хезмәт  хакының  кимендә  70  проценты  тотып  калыначак  башка  бурычлары  булган  затларга  кагылмаячак.  
—  Бурычлылар  –  бала  пособиесе  алучылар  бу  акчаның  исәпләрдә  исән-имин  торачагы  өчен  борчылмаячак,  димәк?
—  Нинди  генә  очрак  булса  да,  банкның  бала  пособиесен  тотып  калырга  хакы  юк.  Мондый  акчаны  аларның  исәбенә  күчергәндә  Пенсия  фонды  яки  халыкка  җәмәгать  ярдәме  күрсәтү  оешмалары  махсус  код  –  2лене  күрсәтергә  бурычлы.  Әгәр  акча  банкка  шушы  код  белән  килсә,  кредит  оешмасы  исә  аны  тотып  калса,  без  банкка  мондый  хата  өчен  штраф  салабыз.  Әгәр  банкка  кагылгысыз  акчаны  җибәргәндә  акча  күчерүче  гаебе  белән  код  күрсәтелмәсә,  аңа  да  штраф  салыначак.
—  Бурыч  исәбенә  тагын  нинди  керемне  тотып  калалмыйлар?
—  Аларның  тулы  исемлеге  федерациянең  “Үтәтү  эшчәнлеге  турында”гы  законының  10нчы  маддәсендә  күрсәтелгән.  Шул  исәптән  –  туйдыручыны  югалту  сәбәпле  билгеләнгән  пенсия,  зыянны  каплату,  рухи  зыянны  каплату,  җинаять  нәтиҗәсендә  килгән  зыянны  каплату  түләүләре.
—  Яшәү  ихтыяҗы  күләме  исәптә  калсын  өчен  нәрсә  эшләргә  кирәк?
—  Тиешле  гариза  белән  үтәтү  эше  кузгатылган  суд  приставлары  бүлекчәсенә  мөрәҗәгать  итәргә.  Моны  дәүләт  хезмәтләре  –  www.gosuslugi.ru    –  порталы  аша  эшләргә    була.  
Гаризада  күрсәтелергә  тиеш:
 фамилия,  исем,  әтисенең  исеме,  гражданлыгы,  шәхесне  раслаучы  документ  реквизитлары;
 теркәлү  яки  яшәү  урыны,  элемтәгә  керү  өчен  телефон,  яшәү  ихтыяҗы  минимумы  калырга  тиеш  банк  исәбе  реквизитлары.
Гариза  белән  бергә  айлык  керем  чыганакларын  раслаучы  документларны  тапшыру  зарур.  
Закон  тарафыннан  сакланган  акчаны  фәкать  бер  банктагы  бер  исәптә  генә  калдырырга  була.
Тапшырылган  мәгълүмат  нигезендә  суд  приставы-үтәтүче  тиешле  карар  чыгарачак  һәм  бурычлының  кеременнән  тотып  калыначак  акчаның  процентын  киметү  турындагы  карарны  тиешле  оешмага  юллаячак.
Әлеге  мәсьәләгә  кагылышлы  барлык  сораулар  буенча  турыдан-туры  суд  приставы-үтәтүчегә  яки  шәхсән  суд  приставлары  бүлекчәсенә,  яисә  https://r02.fssp.gov.ru/ir/  порталы  аша  мөрәҗәгать  итәргә  була.

 

Яшәү ихтыяҗы минимумының кагылгысызлыгы:
-  алимент түләүчеләргә; 
- сәламәтлеккә салынган зыянны;
-  туйдыручысын югалтуга бәйле зыянны;
- җинаять кылу сәбәпле китергән зыянны каплатучыларга кагылмый.

 

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас