Тавыш көчәйткечләрдән данлыклы диктор Левитан тавышын ишетеп, малай катып калды. Бу тавыш аны дулкынландырды. “Мәскәү сөйли! Соңгы сәгатьтә: безнең гаскәрләр Ладога күленнән көньяктарак уңышлы һөҗүм итте һәм Ленинград камавын өзде!..”, – бу шатлыклы хәбәрне 78 ел инде “дәвер авазы” җиткерә. Кайчандыр Левитанны шулай атаганнар. Аны бүген дә дулкынланмый тыңлау мөмкин түгел. Бөек Ватан сугышы елларында миллионлаган совет халкы йөрәгенә, шул исәптән камаудагы Ленинградта яшәүчеләргә, өмет һәм ышаныч биргән ул.
Чарада катнашучыларга Невадагы шәһәрдә үткән авыр балачагы турында блокаданы кичергән бердәнбер исән туймазылы Валентина Арефьева бәян итте.
— Әти-әниләр белән безне Ленинградтан Башкортстанга эвакуацияләгәндә миңа – 7, сеңлемә 6 яшь иде. 1942 елның 19 июле бүгенгедәй күз алдымда, – дип хәтерли 87 яшьлек ветеран. – Эвакуациягә кадәр бер ел блокадада яшәдек. Ничек исән калганбыздыр, үзем дә аңламыйм. Балаларга тәүлегенә 125 грамм, эшләүчеләргә бераз күбрәк икмәк бирәләр иде. Күз алдына китерегез әле, ленинградлыларның күбесе өчен бу икмәк телеме иртәнге, төшке һәм кичке аш иде. Бүгенге ике кабымлык икмәкне без 24 сәгатькә җиткердек.
125 грамм икмәкнең нинди икәнен аңлар һәм күрер өчен “Злак” крестьян-фермер хуҗалыгы икмәк пешерүчеләре арыш оныннан шундый икмәк телемнәре әзерләгән. Аларның һәркайсы уч төбенә сыйды.
Район ирекле ярдәмчелек үзәге волонтёрлары, 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары Динә Вәлитова белән Карина Гыйззәтова чарага килүчеләргә каһарман ленинградлылар, икмәк карточкалары, икмәк составы, совет гаскәрләрнең Ленинградны фашист камавыннан азат итүдәге мөһим урыны турында сөйләде.
Ирекле ярдәмчеләр чыгышын тыңлап, сугыш елларында төньяк башкаланы саклаучыларның берсе – бабам Зиннур Камалетдинов искә төште. Туймазы районы Зает бистәсендә туып үскән яугирнең хәрби бүләкләре, шул исәптән “Ленинградны обороналаган өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены, кан коеп алынган. 1942 елның җәендә Урицкий (ул вакытта Ленинград өлкәсе үзәге) районында дошман пехотасы һөҗүмен кире какканда яралана ул. Дәваланганнан соң алгы сызыкка кайта. 1942 елның көзендә Невская Дубровка бистәсе төбәгендә һөҗүм барышында икенчегә яралана. Ул сугыштан исән кайта, әмма авыр фронт тормышы турында сөйләргә яратмый. Аның каһарманлыгы турында туганнары хәрби архивлардан гына белә.