Алар бәйгегә алдан әзерләнде: егет-кызлар командасына исем, өндәмә, сәламләү уйлады, колледж тормышына багышланган видеоролик төшерде, иҗат чыгышлары һәм өй эше әзерләде – студент тормышыннан өзек сәхнәләштерде.
Сәхнәгә беренче булып медицина колледжының беренче курс студентлары чыкты. Команданың йөзен бию чыгышлары билгеләде. Пелагея җырына “Перышко” биюе белән чыгыш ясаган Анастасия Вәлиева жюрины таң калдырды. Кыз 4нче мәктәптә укыган. Ун яшьтән “Грация” хореография ансамблендә бию белән шөгыльләнгән. Әнисе кебек табиб булырга теләп, медицина колледжына укырга кергән. Күптән түгел медицина уку йортлары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә шушы ук бию белән Настя өченче урын алган.
Ак халатлы башкалар да үзләренең курсташыннан калышмады, “Дәвалау – гарип калдыру түгел, тормышны җиңеләйтү” өндәмәсе астында сәламләү һәм сәхнәләштерелгән бию батлында таң калдырды.
Булачак юристлар чыгышы команданың “Как-нибудь” дигән исеменә бөтенләй туры килмәгән кебек. Егет-кызлар, бу һөнәр кешеләренә хас булганча, бәйге дәвамында үзләрен җитди тотты.