Мондый проектлар сәяхәтчеләр кабул итү өчен биналар төзү һәм ремонтлауны, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерүне, күңел ачу инфраструктурасы булдыруны, сәяхәтчеләр кирәк-яраклары, җиһазлары сатып алуны күздә тота. Грантның иң зур күләме – 10 миллион сум.
Бәхетен сынап карарга теләүчеләр исәбендә – “Бишкурай” балыкчылык хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйретдинов. Башкортстаннан башка өч проект исәбендә аның проекты Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хупланган.
Хәйретдиновның кимендә 30 гектар хуҗалыгы Бишкурай авыл советының Ярмунча авылы янында урнашкан. Эшкуар фикердәшләре белән бергә 2018 елдан буада карп, толстолобик, ак амур үрчетү белән шөгыльләнә. Сулыкка маймычлар җибәрү өчен ул республика субсидиясеннән файдаланган. Хуҗалыгында агач үсентеләре утырткан.
Акчалата грант отса, Хәйретдинов биредә ял итүчеләр өчен уңайлы сәяхәтче йортлары төзергә уйлый. Әйтергә кирәк, хозурланырлык нәрсә күп биредә – табигатьнең гүзәл кочагында еш кына кыргый хайваннарны күрергә мөмкин. Шул исәптән поши, кыр кәҗәләрен. Алар урманнан буага сусынын басарга чыга.
Эшкуар ачык һавада ел әйләнәсенә эшләүче җылытылган бассейн төзергә, комлыкны төзекләндерергә, суда йөзәргә каеклар сатып алырга, хәтта этно-балыкчылык оештырырга тели.
Рөстәм Хәйретдинов, “Бишкурай” балыкчылык хуҗалыгы җитәкчесе:
— Җәй көне бирегә халык агыла: кемнеңдер кармак салып тынлыкта утырасы, бәгъзеләренең буа ярында шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәсе килә. Әмма күмәк халыкны кертү мөмкинлеге булмады әлегә. Уйладык та, карар иттек: нигә әле халык мәнфәгатьләрен куәтләп, биредә сәяхәтчелек инфраструктурасын үстермәскә? Проект әзерләдек һәм бәйгегә җибәрдек. Аны хуплауларын ишеткәч, шатландык әлбәттә.