+24 °С
Облачно
Новости
24 Января 2022, 05:08

Табиблар үсмерләр һәм яшьләрнең вейплар белән мавыгуы арту сәбәпле чаң кага

Әле кичә генә бала-чага шоколад кәнфитләренә һәм суыргычларга мөкиббән булса, бүген алар күмәкләп “вейпер”ларга әверелә.

Вейп – хуш исле тәмәке сыекчасы тутырылган электрон сигаретны хәтерләткән прибордан гыйбарәт. Соңгы вакытта яшьләрдә бу мавыгу аеруча күмәк төс алды.
Бу җайланма берничә йөз суыруга исәпләнгән, аннары аларны ташлыйсы гына кала. Тәмәкедән аермалы (Русиядә аның әйләнеше катгый күз уңында), бер тапкыр файдаланылучы вейп сыйфатына бернинди дә контроль юк.
Кемдер вейпларны гадәти никотинлы тәмәкедән хәвефсезрәк дип бара. Имеш, куллану барышында янмый, димәк, сәламәтлек өчен хәвефле сумала бүленми. Асылда вейп пропиленгликоль, күптөрле хуш исле өстәмәләрдән тора. Аларга бернинди дә контроль юк.
— Вейп тарту кан басымы күтәрелүгә, миокард инфаркты, инсульт барлыкка килүгә китерә, – ди 1нче дәваханә мөдире Алмаз Хәбибуллин. – Электрон тәмәке куллану нәтиҗәсендә үпкәләргә килгән зыянны “вейп авыруы” дип атыйлар. Ул бактерияләргә мөнәсәбәте булмаган пневмониягә, авыр кискен тын юллары авыруларының берсе – бронхиолитка әверелергә мөмкин.
Бу продукцияне беркем дә сертификатламый, яраклылык декларациясе буенча бернинди мәҗбүри таләпләр каралмаган. Вейп өчен катнашманы теләсә кайсы подвалда җитештерә алалар. Хәтта ачыктан-ачык сәнәгатьтә дә бернинди лаборатория тикшерүе үткәрелми, барысы да күз күреме белән башкарыла. Кешенең организмы бу катнашмаларга төрлечә тәэсир итәргә мөмкин.
Күптән түгел Бийск шәһәрендә өч үсмер вейптан агуланган: 12 яшьлек үсмер вафат. Аның апасы ахирәте белән реанимациягә эләккән. Бу беренче генә фаҗига түгел. Электрон тәмәке тартып, Кубань, Алтай, Мәскәү кешеләре җитди зыян күрде.
— Вейп – ул ингалятор, аның эчендәге сыекча кайнап чыгып, пар хасил була, – дип дәвам итә Хәбибуллин. – Ул пропиленгликоль, глицерин һәм күптөрле хуш исле химия өстәмәләреннән гыйбарәт. Шул ук вакытта бу парда агулы диацетил, аммиак, хлор, күкерт оксиды җитәрлек. Йөрәк-кан тамырлары системасын таркатучы никотинлы сыекчалар да бар.
Яшьләрнең күбесе коронавирус инфекциясе кичергән. Алар өчен вейп белән шаяру арытабан бронх һәм үпкәгә зыян килү белән тәмамланырга мөмкин.
Русиянең башка төбәкләрендәге табиб-хезмәттәшләребез “вейп авыруы” турында бәян итә – тын кысылу, ютәл, үпкәдәге авырлык, бизгәк тоту, арыганлык. Мондый авыруларның рентген сурәте альвеолалар зарарлануын күрсәтә. Өстәвенә, бу шактый сәламәт ир һәм хатыннарга да хас күренеш. Бронхларында, үпкәсендә тайпылышлар булган һәм тәмәкедән вейпка күчәргә карар иткән кешеләр исә үз организмы таркалуын тизләтә генә. Чөнки бер вейп-ингаляциядәге зарарлы химия матдәләре тупланмасы 15-20 гади тәмәкедәгегә тиңләштерелә.
Бийск мисалында балалар тарафыннан вейплар кулланылуга юл куелырга тиеш түгел. Башкалар белән беррәттән үсмерләрдә мондый ингаляциядән соң баш мие үсеше акрыная. Мәктәп укучылары яңа мәгълүматны авыр үзләштерә, игътибарын туплый алмый, үз-үзенә контрольне югалта.
Бер тапкыр кулланылучы вейп-ларны сатуга чыгаруны чикләргә кирәк дип исәплим. Алар фәкать өлкәннәргә генә сатылсын. Дәүләт вейпларны сертификатлауны кертергә һәм аларның составын җентекләп тикшерә башларга тиеш.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас