Туймазы районында шундый кул эше осталары байтак булган. Берсе турында кызларының сандыгында могҗизалы рәвештә сакланган күлмәкләре буенча фикер йөртә алабыз. Кандракүлдә туып үскән Сания Хәмидуллина 1918 елда яратып кияүгә чыга. Күрше егете Тимерхан Сөлековны сайлый ул. Кыз никахына куе яшел төстәге сатиннан күлмәк тегә. Туй күлмәгенә тукыманы шәһәр ярминкәләренең берсендә сатып алганнар, кәләш, исә күлмәгенең фасонын шәһәр кызларыннан күреп, күзаллагандыр, мөгаен.
— Авыл кызлары көндәлек тормышта турыга тегелгән, киң күлмәк кигән. Йорт эшләрен башкарырга уңайлы булган ул. Кием пычранмасын һәм озак киелсен өчен өстеннән алъяпкыч япканнар, – ди этнограф, “Тамга” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова. – Бу исә билле, каптырмалы озын җиңле һәм алдан билгә кадәр төймәле күлмәк. Бил тирәли чеметеп-чеметеп җыелган, итәге әберкәле һәм декоратив җөйле. Күлмәк кулдан тегелгән, әмма җөйләре шулкадәр оста башкарылган ки, башта аның кулдан тегелгәненә икеләнеп тә куйдым. Узган еллар дәвамында (кимендә 100 ел элек тегелгән ул) бер генә җөй дә сүтелмәгән. Типчелгән төймә тишекләре элеккечә әйбәт сакланган.
Сания никахтан соң бу күлмәкне зур бәйрәмнәрдә генә кигән, күрәсең. Алар исә аның тормышында әллә ни күп булмаган.
Әле күлмәк аның оныгының улы Фәнүр Мансур улы Сөләйманов гаиләсендә саклана. Аның тормыш иптәше безгә бу кием тарихын һәм аның хуҗасының катлаулы язмышы турында бәян итте.
— Санияның ире Тимерхан Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак була, Сания дүрт бала белән кала, – дип сөйли Сирена Мирдиян кызы. – Төпчек уллары Мөсәлимгә нибары бер яшь була. Балаларын аякка бастыру өчен иртә таңнан кара төнгәчә колхозда эшли. Авыр хезмәт үзен сиздерә: 58 яшендә бавырында җитди авыру ачыклана һәм тиздән бакыйлыкка күчә.
Никах күлмәген аның өч кызының берсе – бианам Тимербикә Тимерхан кызы сандыгында саклый. Көядән һәм дымнан саклар өчен аңа нафталин сибә, җәйге кояшлы көннәрдә исә ихатага җилләргә чыгарып элә. Гомеренең соңгы елларында ул аны бик зур гаилә бәйрәмнәрендә кия иде.
Бер ел элек Санияның кызы – 89 яшьлек Әнисә Тимерхан кызы әнисе теккән янә бер күлмәк таба. Ул кара төстә. Күлмәк начаррак сакланган, сыпылган урыннарын ямарга туры килгән. Бу кияүгә чыккан хатын-кыз – хуҗабикә күлмәге. Ул иркен, билсез, бала тапкан хатыннар сынын яшерә. Итәге киң әберкәләр һәм декоратив җөйләр белән бизәлгән. Санияның тегү машинасы барлыкка килгәч тегелгән ул. Әнисә Тимерхан кызы һәм аның туганы – 92 яшьлек Бибисайра Тимерхан кызы сүзләренә караганда, әниләре аларга да кием теккән. Кызларын да кисү-тегү нечкәлекләренә өйрәткән. Барысы да кул эшенә оста, өченчесе – Тимербикә Тимерхан кызы паласлар да суккан.
Безнең көннәргә кадәр сакланган бу күлмәкләр әледән-әле Кандракүл авылы музеенда тәкъдим ителә.