+20 °С
Облачно
Новости
24 Января 2022, 04:53

Балтай авылы янында бураннар чорында юлларга кар салу сәбәпле, мәктәп автобусы батып калган

Быел кыш явым-төшемне мулдан өләшә. Сишәмбе, 18 гыйнварда, тутырып кар яуды. Юлларда кар сырынтылары хасил булды, техника аны чистартырга өлгерәлми башлады. Кола ялан аша үткән юлларда хәл аеруча киеренке иде. Карамалы-Гобәйдән Балтайга юл тоткан автобус бу авылга барып җитә алмаган – юлның бер өлешенә кар сарган, аннан үтәрлек түгел, шуңа күрә шофёр туктап, ярдәм көтәргә карар иткән. Бу вакытта автобуста 16 бала һәм өч өлкән кеше булган. Авылга җиде километрлап калган.

— Мәктәп автобусының батып калуын ишеткәч тә, ирем белән Балтайга юл тоттык – ул Карамалы-Гобәйдән 18 километр ерак-лыкта урнашкан. Укучылар өчен кайнар чәй белән печенье алдым. Безнең арттан ук мәктәп "Газеле"ндә ике шофёрыбыз кузгалды, – ди Карамалы-Гобәй мәгариф оешмасы директоры Зөлфия Габдрәхимова. – Баткан автобуста җылыткыч эшли, өшерлек түгел, 1-9нчы сыйныф укучыларының берсе дә еламый, борчылмый. Көлешә-шаярышалар. Авыл советы башлыгы Мәгафур Хәбибуллин да безнең янда булды. Балаларның ата-аналары белән элемтәгә кердек. Аларга, “Газель"гә утыртып, балаларны кире мәктәпкә илтергә тәкъдим иттек. Балалар ял итеп, кичке ашны ашап, тынычлап өйләренә таралышыр дип уйладык. Әмма ата-аналар шәхси транспортларында балаларын алып кайтып китте.
Ул көнне юлны чис-тарттылар, МТЗ тракторы эшләде, әмма буран күз ачып йомганчы кар тутырды, юлның 30 метр өлеше басу белән тигезләнде. Бу 30 метрны балалар белән җәяүләп үттек. Аннан ары юл ачык иде, балалар, әти-әнисе машинасына утырып, өйләренә таралышты.
Җәмәгать челтәрләрендә язылганча, алар автобуста өч түгел, бер сәгать чамасы гына утырды. Укучыларның берсе дә өшемәде, каза күрмәде.
Зөлфия Равил кызы сүзләренә караганда, мәктәпне җитәкләгән 14 елда мондый очрак беренче тапкыр булган.
Вакыйга турында Балтай авылы халкы бу мәгълүматны җәмәгать челтәрләрендә урнаштыргач билгеле була. Аларның мөрәҗәгатен
Республикага идарә итү үзәгенең бер тармагы – “Инцидент-менеджмент” теркәгән. Аннары җәмәгать челтәрләрендә авылга икмәк ташучы машина барып җитәлмәве тасвирланган видео пәйда булган. Азык-төлек сатып алу өчен балтайлыларга автолавкага кадәр җәяү атларга туры килгән.
Карамалы-Гобәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Мәгафур Хәбибуллин сүзләренә караганда, Бәләбәй-Николаевка-Бакалы трассасы һәм Балтай авылы арасындагы юлны “Башнефть” бүлекчәсе хезмәтләндерә. Бу аларның юлы, мулдан төшкән кар нәтиҗәләреннән бары тик авыр техника гына арына ала. Әмма ул көнне техника соң чыккан, нәтиҗәдә авылга юл кичке сәгать җиделәргә генә ачылган.
Гомумән, авыл биләмәсе авылларында юлларны чистарту белән дүрт кеше шөгыльләнә, алар белән килешү төзелгән. Әмма аларның тракторлары Балтайга кергән җирдә салган калын карны алдыралмый.
— Мин шушы авылда тудым, гомер буе шунда яшәдем. Колхозда эшләдем, хәзер пенсиядәмен, әмма өйдә утырмыйм. Сез мине һәрвакыт клубта очрата аласыз. Юлның бу өлеше һәрчак мәшәкатьле булды, совет заманнарыннан ук, югыйсә авыл эчендә трактор юлларны даими тазартып тора, – ди Балтайда гомер итүче Зифа Саяхова. – Авылда 150ләп ихата. Кибет бар, әмма товар китерү катлаулы – мондый көнне азык-төлек машиналары авылга керәлми, кире борылып китә. Авырып китүдән куркабыз, ашыгыч ярдәм машинасы киләлмәячәк. Шуңа күрә яшьләр Балтайда калмый. Әмма биредә яшәүчеләргә нишләргә?

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас