+25 °С
Облачно
Новости
21 Января 2022, 06:58

Туймазыда ковид-госпиталь төзелеше дәвам итә

Ковид-госпиталь төзелешендә эшнең яңа өлеше башланды: барлык җиде корпуста да тышкы стена панельләре корыла. Өченче корпуста түбә ябу эшләре бара. Шушы көннәрдә биредә тәрәзә һәм ишекләр куелачак, аннары җылылык пушкалары китереләчәк һәм бина яхшылап җылытылачак

Моңа ике-өч тәүлек таләп ителә – моннары ары эшләү өчен палаталар урнашачак биналарны гына түгел, бетон нигезне дә җылыту зарур. Аннары сыек, җөйсез идәннәр түшәләчәк, эчке бүлмәләр корылачак, кафель җәеләчәк.
Әле объектта стена монтажлаучылар һәм электрчылар эшли. Бу атнада аларга сантехника, җылылык, су тәэминаты үткәрү, вентиляция кору белән шөгыльләнүче белгечләр кушылачак. Бер үк вакытта казанлык, трансформатор һәм кислород станцияләре, кислород сакланачак концентратор, автоюгыч төзелә. Соңгысы авыруны госпитальгә китергән махсус автомобильне тулысынча эшкәртү өчен кирәк.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас