+13 °С
Ясно
Новости
21 Января 2022, 07:02

Туймазы татар драма театрында спектакль премьерасы узды

Людмила Разумовскаяның шулай ук аталган пьесасы буенча “Кадерле Елена Сергеевна” спектакле Туймазы татар театры тарафыннан сәхнәләштерү өчен очраклы сайланмаган. 80нче еллардагы театр хиты (аны соңрак режиссёр Эльдар Рязанов экранлаштырды) театр актёрларының да, режиссёр-куючы Редик Ганиевның да күңеленә хуш килгән.


— “Пушкин картасы” кертелгәч, соңгы вакытта театрга яшьләр күп йөри башлады, – ди театр директоры Руслан Вахитов. – Без репертуарны төрләндерергә булдык һәм яшь буын күңеленә барып җитәчәк әсәр сайладык.
Сюжет буенча, мәктәпне тәмамлаячак дүрт укучы укытучыларын туган көне белән котларга килә. Әмма күңелле генә башланып киткән вакыйга бөтенләй икенче юнәлеш ала. Баксаң, укучылар имтихан эшләре бикләнгән сейф ачкычын алыр өчен килгән икән. Балалар аны бик начар язган. Хәзер аларга институтка керү бик катлаулы булачак. Пьеса барышында яшь кешеләрнең теләгенә ирешү өчен нәрсәгә әзер булулары ачыклана.
Һәр каһарманның үз хыялы. Ләлә (Алсу Сәйфуллина) мода журналлары тышлыгындагы кызлар кебек яшәргә тели, Паша (Фирдүс Гәрәев) филолог булырга, Достоевскийны өйрәнергә хыяллана, Витя (Рөстәм Шәйхумов) бары тик институтка керүне күздә тота, аннары күз күрер янәсе. Балалар кешеләргә идарә итү буенча тәҗрибә үткәргән Володя (Илсур Миңнегалин) тәэсиренә эләгә. Аның фикеренчә, танылган зат булу өчен теләсә нинди юл белән – шантажмы ул, куркытумы яисә җинаятьме – максатыңа ирешә белергә кирәк.
Спектакльнең төп каһарманы, укытучы Елена Сергеевна (Динара Вахитова) – бәхетсез, әмма игелекле ханым, катгый рухи таләпләргә нигезләнеп яши. Ул укучыларының хыянәтенә ышанырга теләми, аларның намусын уятырга, игелеклелек, намуслылык, кешелеклелек төшенчәләрен аңлатырга тырыша.
Спектакльгә билетлар премьера алдыннан ук сатылып беткән. Залдагы күпчелек тамашачы – Туймазы колледжлары студентлары. Күпләре театрга беренче тапкыр килгән.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас