+12 °С
Облачно
Новости
20 Января 2022, 12:13

Туймазыда ДЮХИИ хезмәткәрләре КамАЗ шофёрын кар тозагыннан коткарган

Бу хәл күпчелек туймазылылар Иске Яңа елны билгеләгән төнне була. Әмма ДЮХИИның төбәк бүлеге хезмәткәрләре өчен юлдагы гадәти вахта бу

— 14 гыйнварда юл-хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекторы Илсур Габдуллин һәм юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илдар Мостафин белән район буйлап рейдка чыктык. Дежур бүлектән шалтыратып, Илчембәткә баруыбызны үтенделәр – анда КамАЗ юл читенә төшкән, чыга алмый икән, – дип сөйли юл-хәрәкәт хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Алсу Хәлиуллина. – Килсәк, камазчының кичә кичтән үк юл читенә төшүе, аннан чыгалмый изалануы ачык-ланды.
49 яшьлек ир идарә иткән йөк машинасы Пермьнән булып чыга. Ул Туймазыга төзелеш чималлары китергән һәм маршрут буенча Бөре шәһәренә юнәлгән. Илчембәт авылыннан ерак түгел каршысына җиңел машина килеп чыккан. Бәрелмәс өчен йөк машинасы шофёры рульне уңга борган һәм юлдан читкә төшкән.
— Шофёр сүзләренә караганда, бу кичке сәгать уннар тирәсендә була. Ялгызы гына чыга алмасын аңлап, таң атуын көтә. Әмма аны ялгызын калдырмыйлар. Төне буе машиналар килеп туктавын, тартып чыгарырга тырышып карауларын билгели ул, әмма булдыра алмыйлар. КамАЗ тирәсендә байтак өзелгән тросс аунап ята. Берәүләр солярка тәкъдим итә, бәгъзеләре ашарга китерә. Башта яшь ханым бутерброд белән кайнар чәй китерә, аннары бер ир. Икесе дә якында гына яшәүләрен әйтә, – дип дәвам итә Алсу Фәрит кызы.
Төн шулай үтә. Икенче көнне шофёр машинасын янә чыгарырга тырышып карый, аннары “112” номерына шалтырата.
Вакыйга урынына килеп җиткән ДЮХИИ хезмәткәрләренә башта трактор эзләргә һәм хәрәкәтне беразга туктатып торырга туры килә. Башта КамАЗ тирәсен трактор белән чистарталар һәм авыр техника якын килә алсын өчен таптатып, тыгызлыйлар, аннары КамАЗ һәм трактор ярдәмендә “тоткын”ны юлга сөйрәп алалар.
“Кешелекле сез, туймазылылар! Ялгызымны калдырмадыгыз – мәңге онытмам”, – ди шофёр кар әсирлегеннән коткару чарасы тәмамлангач.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас