23 гыйнварга кадәр 12.00-15.00 сәгатьләрдә Туймазыда яшәүчеләр, игелекле эш кылып, кулланылган чыршыны эшкәртүгә җибәрә ала. Моның өчен “Экология Т” төбәк операторы Октябрь мәйданындагы “Магнит” гипермаркеты янында сигез кубометрлы яшел контейнер урнаштырды.
— Без бу чараны ике ел рәттән үткәрәбез. Былтыр берничә көндә, 30лап яшел гүзәлкәйне китереп тапшырсалар, узган шимбәдә, кабул итүнең беренче көнендә, 34 ылыслы агач тапшырылды. Бу әле башы гына, – ди “Экология Т” төбәк операторы инженер-экологы Альбина Әхмәтова.
-– Аларны махсус машинада (шредер) ваклап, йомычкасын авыл хуҗалыгында ашлама яисә мал азыгы (чөнки ылыс ботаклары витаминнарга бай) сыйфатында яки кайбер хайваннар астына җәяр өчен кулланачаклар. Мәсәлән, Уфа һәм Бөренең экология-биология үзәкләрендә бу йомычка белән розаларны каплыйлар.
Әйткәндәй, кулланылган чыршыны 15 һәм 16 гыйнварда эшкәртергә тапшырган кешеләр татлы бүләккә ия булган. Пенсионер Салават Мөфтахетдинов бу бүләккә бик шатланган. Контейнер куелуны белгәч, чыршыны Октябрьнең 70 еллыгы урамыннан ук сөйрәп алып килгән ул.