+13 °С
Облачно
Новости
20 Января 2022, 12:18

Туймазы батырлары салкыннан курыкмый

Үткән җомгада районда буран башланды, суытып җибәрде. Әмма Кандракүл авылында, төгәлрәге, күл өстендә кызу иде: бу көнне биредә төньяк-көнбатыш башкортларының елан, канлы, кыргыз ырулары вәкилләре кышкы “Бәйге”гә җыелды. Чара республиканың “Аек авыл” проекты кысаларында үтте.

Кайсы башкорт җитезлектә, көч-куәттә алдырышырга яратмый икән? Элекке заманда бу халыкта ярышларның барлык төрләре дә хупланган. Беренче карашка, бу гади уен. Әмма чынлыкта уен барышында малайлар сугыш кырында ярап куячак күнекмәләрне үзләштерә. Шуңа күрә дә башкортлар кыю һәм оста яугир буларак танылган.
Күл өстенә, ярышлар үтәсе урынга, шушы авылда яшәүче Раян Баһаутдиновның шәхси ихатасы аша төштеләр. Аны Туймазыда да, аннан читтә дә үзенчәлекле туган як музее оештыручы буларак беләләр, ул нәкъ аның ихатасында урын алган. Бүген исә үзенең биләмәсен ул яшь батырлар карамагына тапшырды: монда ярышлар башланганчы ук учак яктылар, зур казан асып, ярышлар барган арада пылау әзерләделәр.
Ике команда шәһәр егетләреннән тупланды – бу “Сәфәр” бию ансамбле һәм 4нче мәктәп вәкилләре иде, өченчесен Кандракүл мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Малайлар барысы да мондый уеннарда беренче генә тапкыр катнашуга карамастан, аларда санаулы минутларда чәм, сугышчы рухы уянды.
— Дөрес, башкорт уеннары безнең өчен яңалык. Әмма безнең репертуарда башкорт биюләре күп, алар бер-беребез белән хәрәкәтләр тәңгәллегенә ирешү осталыгын таләп итә. Моннан тыш, бию аша башкорт халкының асылын, рухын тоябыз. Шуңа күрә ярыш кагыйдәләренә төшенү авыр булмады, – дип уртаклашты “сәфәрлеләр” тәкъдим иткән елан ыруы командасы башлыгы Радмир Шәңгәрәев.
“Бәйге” иң күркәм ярыштан башланды: бер төркем егет, чанага җигелеп, алга җилдерде, аларның иң мәргәне исә олауда басып торган килеш чәпкә ук атты. Моның җиңелдән булмавы аңлашыла, чөнки малайларга пыяладай шома боз өстеннән чабарга туры килде.
Икенче бәйге дә катлаулы булды: ике егет мәйданга чыгып, бүрәнәне ике башыннан күтәрде һәм шул рәвешле бер-берсен кырдан этеп чыгарырга тырышты. Эстафетаның күпме көч таләп итүен күрсәгез икән сез! Малайлар ыргаклар белән эләктереп, боз кантарларын күчерде, тизлектә һәм җитезлектә көч сынашты!
Командалар шулай ук аркан тартышты, аннары, бозга утырып, табаннарын табанга терәп, бер-берсеннән таяк-уклауны тартып алырга тиеш иде. Озын киртәгә беркетелгән чаналарны тарту соңгы сынауга әверелде: чана бер минутта түгәрәк буенча бихисап күп тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш булды.
Нәтиҗәдә кыргыз ыруы командасы җиңде (4нче мәктәп), икенче урында – еланнар (“сәфәрлеләр), өченче – канлы ыруы (Кандракүл егетләре).
— Без спортка мөкиббән егетләр, команда ярышларында беренче генә катнашуыбыз түгел. Шуңа күрә монда да җиңүгә омтылдык. Барысы уңышлы тәмамлануга шатбыз, – диде җиңүче-команда башлыгы Артем Брусков.
Бүләкләү тантанасында егетләрне “Бәйге” оештыручылары – район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәламов, Бөтендөнья Башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, мас-рестлинг буенча төбәк федерациясе президенты Раил Бикмәев, республика Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасын үтәүче Гөлназ Мирхәйдәрова сәламләде.
Аннары бергәләп кайнар пылау һәм чәйдән авыз иттеләр. Ярышлардан соң арыган егетләр моңа аеруча сөенде.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас