Туймазы районында торак үзәкләре арасындагы юлларны чистарту өчен “Башкиравтодор” предприятиесе филиалы – Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе җавап бирә. Аны җиткәчесе Раил Хаҗиев хәбәр итүенчә, үткән ялларда предприятие эшендә штаттан тыш хәлләр тумаган. Юлларны кардан арчуда 11 берәмлек техника эшләгән, шул исәптән өчәр грейдер һәм трактор.
Юл түшәмәсендә урыны-урыны белән бозлавык хасил булган. Һава температурасы сигез градустан түбән булу сәбәпле, юлчылар боздан арыну өчен реагент сыйфатында техника тозы түгел, ком-тоз катнашмасы кулланган. Шимбә, буран аеруча котырган шартларда, 40 тонна катнашма сарыф ителгән.
Юлчылар һәм ихата җыештыручылар шимбә көнне гадәти эш көнендәгечә эшләгән. Якшәмбе көнне юлларны һәм сукмакларны кардан арчырга иртәнге сәгать 5тән үк чыкканнар.
Шәһәрнең үзәк мәйданыннан һәм тирә-ягыннан ике ял дәвамында “Стройголд” җәмгыяте 300ләп машина кар чыгарган, көртләрне тазартканнан соң хасил булган кар тауларыннан арынган.