Туймазы районында туганнар һәм торак үзәкләре халкы элек тә ватаннарына ярдәм күрсәтте. Әмма «Атайсал» проекты аларны тагын да чәмләндерде.
Мәсәлән, Николаевка авыл советы авыл биләмәсендә Риф Вафин проект кысаларында Кандракүл авылына Күл урамын асфальтлау өчен ике миллион сум бүлгән.
Кендектамак авылы эшкуары Геннадий Врабий “Атайсал” проекты кысаларында Кандракүл мәдәният йорты өчен музыка җиһазлары сатып алган. Бу якларга хатыны һәм өч баласы белән күптән түгел – алты еллап элек күченгән, әмма авылга барлык юнәлешләр буенча да саллы ярдәм күрсәтергә өлгергән. Аның матди ярдәме белән Кандракүл авылы ФАПының тәрәзәләре алыштырылган, яңа бойлер урнаштырылган, шул ук авылда балалар бакчасы өчен яңа шкафлар сатып алынган.
Илчембәт авыл советында “Атайсал” кысаларында шушы авылдан Азат Гыймазетдинов тәкъдиме белән Илчембәттә ял төбәге коруга керешкәннәр. Моның өчен төбәктәге сулыкны тергезә башлаганнар, аны камыш, ләм басып киткән. Чәмлеләр төркеме акча җыйган, шуңа яктырту баганалары урнаштырылган, электр үткәрелгән, аэрация насослары сатып алынган, маймычлар җибәрелгән. Күмәк өмәләрдә сулык һәм тирә-як биләмәләр чистартылган.
Шушы көннәрдә әлеге авылда проект кысаларында чәмлеләр төркеме акча җыеп, чыршы куйган, аны бизәгән, биләмәгә кабартылган Кыш бабай һәм Кар бабай урнаштырган.
Исегездә булса, республика күләмендәге “Атайсал” проектында теләге булган һәркем катнаша ала. Программа сәхифәсенә керергә, кирәкле торак үзәген сайларга һәм күрсәтәсе килгән ярдәм төрен сайларга яки анык проектны тормышка ашыру тәкъдиме кертергә кирәк. Бу футбол кыры яки балалар өчен уен мәйданчыгы төзү, җәмәгать биләмәсен, чишмә буен, зиратны төзекләндерү булырга мөмкин. Моннан тыш, тиңдәш финанслау шартларында гамәлдәге республика программаларына яки “Атайсал” проектындагы башка катнашучыларның тәкъдимнәренә кушылырга була.