+15 °С
Облачно
Новости
18 Января 2022, 06:18

Башкортстанда яңа ковид-чикләүләр

Дүшәмбедән Башкортстанда коронавирус уңаеннан югары әзерлек турындагы указга кул куелды.

Добавить в предпочтительные источники Google

Барлык күмәк спорт, мәдәни һәм күңел ачу чаралары билгесез вакытка күчерелә. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә атна саен үткәрелүче киңәшмәдә хәбәр итте.
Шулай ук республикада җыелышларда кешеләр саны чикләнәчәк. Аларда катнашучылар 30дан артмаска тиеш.
Республика җитәкчеләре муниципалитет башлыкларына халыкны шәхси кабул итүне онлайн үткәрергә яисә башка вакытка күчерергә тәкъдим итте.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас