+18 °С
Ясно
Новости
17 Января 2022, 05:45

Туймазы районы Нөркәй мәктәбенә яңа тәрәзәләр кирәк

Быел республикада Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасын тормышка ашыруга 400 миллион сум юнәлтеләчәк. Финанслауга дәгъва итүче проектларның һәркайсына бер миллион сумгача акча бүленергә мөмкин. Нөркәй мәктәбенә (Собханкул авыл советы) тәрәзә алыштырырга нәкъ шулкадәр акча кирәк.

Мәктәп беренче укучыларын 29 ел элек кабул итә. Шуннан бирле бу мәгариф оешмасы – укыту сыйфаты буенча алдынгылар сафында. Мәсәлән, соңгы ике елда БДИ йомгаклары буенча мәктәп районда алдынгы бишлеккә керә, математика буенча имтихан йомгаклары буенча – Башкортстанның беренче унлыгында. Биредә берничә тәҗрибә-мәгариф мәйданчыгы эшли, республикада беренчеләрдән булып “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды.
Биредә укырга теләү-челәрнең елдан-ел арта баруы гаҗәп түгел. Былтыр мәктәпне беренче чыгарылыш укучыларының балалары тәмамлады. Бирегә Җегетәк һәм Каен-Елга авылларыннан да балалар килә. Бүген мәктәптә кимендә 200 укучы белем ала, югыйсә оешма 162 балага исәпләнгән.
— Соңгы өч дистә елда мәктәптә тәрәзәләр шактый тузды, – ди мәктәп директоры Ольга Гордеева. – Кайбер кабинетларда кысалар арасындагы зур ярыкларга монтаж күбеге тутырырга туры килде. Кайбер урында бу кысалар төшеп китмәсен өчен эшләнде. Кыш көне кабинетларда суык. Берничә ел элек республика авыл спорт залларын җентекле ремонтлау проекты кысаларында спорт залында тәрәзәләр алыштырылды, кабинетларның берсендә ата-аналар һәм иганәче акчасына дүрт тәрәзә яңартылды. Әмма мәсьәләне төптән хәл итү – өч дистәләп тәрәзә алыштыру өчен шактый акча кирәк.

 

"ТХ" белешмәсе

Башкортстанда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла – ул вакытта пилот проекты Урал аръягы районнарында сыналды. Бер елдан программа республика күләмендә, шул исәптән Туймазы районында эшли башлады. Аның асылы – торак үзәкләрендә яшәүчеләр проект кысаларында биләмәне төзекләндерүнең кайсы мәсьәләсе хәл ителәчәген үзләре сайлый. Сайлап алынган гаризалар республикадан финанс ярдәменә ия була.
Мотлак шартлар: таләп ителгән бәянең кимендә 3 проценты – торак үзәкләрендә яшәүчеләр өлеше, кимендә 5% – төбәк хакимияте өлеше. Иганәчеләр – төбәк эшкуарлары яисә шәхси затлар акча салырга әзер проектлар өстәмә баллар ала.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас