Без Булат авылына килеп кергәндә, мондагы фаҗигагә Елга урамындагы 20нче йорт урынында янып, күмергә әверелгән бүрәнәләр һәм авыл халкының боек йөзләре генә ишарә итте.
...Кичә кич, 23.51 сәгатьләр тирәсендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының идарә пультына авыл халкы шалтырата һәм авыл читендәге йорт януын хәбәр итә. Авыл советының ирекле янгын сүндерүчеләр командасы әгъзалары, Кандра һәм Туймазыдан янгын сүндерү бригадалары вакыйга урынына килеп җиткәндә, зур булмаган бүрәнә йорт дөрләп яна.
Өч янгын сүндерү машинасы, ун янгын сүндерүче аны бер сәгатьләп сүндерә. Әмма йортны коткара алмыйлар. Әмма, ачыклануынча, иң куркынычы алда була – сәгать ярымнан соң, күмергә әверелгән бүрәнәләрне актарганда, 11 айлык малайның гәүдәсе табыла. Бу вакытта сабыйның әнисе, 24 яшьлек Регина С., тораташтай катып, читтә басып тора һәм, өнсез калып, бу хәлне күзәтә.
Авыл халкының сүзләренә караганда, янгын чыкканда хатын ике олы баласы белән күршеләрендә кунакта була. Тәрәзәдән йортын ялкын ялмавын күргәч, урамга чыгып йөгерә, әмма инде бер чара да кыла алмый.
Күршеләре сөйләвенчә, С. гаиләсе бу йортны бер еллап элек ана капиталы акчасына сатып алган. Гаилә башлыгы республикадан читкә вахта белән йөреп эшли, хатыны балаларга күз-колак була.
“Ихаталарында мәңге ач өч маэмай яшәде, - дип сөйли авыл кешеләре. - Этнең берсен йорт янында таптылар, янган. Бәлки, өйдә кеше барын сизенгәндер. Артык шау-шулы булмасалар да, бу килмешәкләрне булдыклы дип әйтәлмибез. Былтыр утырткан бәрәңгеләрен дә көздән казып алалмадылар. Бурычлары җыелгач, былтыр майда ук газларын өзеп киттеләр. Өйләрен берничә җылыткыч белән җылыттылар”.
Янгынга нәкъ электрүткәргечтәге кыска ялганыш сәбәпче булгандыр да, мөгаен. “Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
...Хәзер С. гаиләсе ихатасы бушап калган. 3 һәм 5 яшьлек ике кызны Туймазы хастаханәсенә озатканнар, алар анда табиблар һәм психологлар карамагында булачак, аннары приютка озатырлар, мөгаен.
Һәлак булган балага5 февральдә бер яшь туласы булган.
Белгеч фикере
“Ишле гаилә” программасы кысаларында йортта янгын кисәткеч урнаштырылган, - ди Туймазы төбәкара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы Азат Хөсәенов. - Әмма 11 айлык сабый, аның тавышын ишетеп тә, үз гомерен саклап калу өчен нәрсә эшли ала? Бернәрсә дә. Әгәр йортта өлкәннәр булса, фаҗигагә юл куелмас иде. Сабыйның гәүдәсе каравата табылган. Ул төтенгә тончыгып үлгән дип фаразлана.
Иң аянычы – кешеләр кемдер һәлак булгач кына истә калырлык сабак ала. Бигрәк тә өлкәннәрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә сабыйлар һәлак булуы кызганыч.
Әгәр гаиләгездә балалар үсеп килсә, аларны янгын хәвефсезлеге кагыйләренә өйрәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефонын гел кабатлап торыгыз – 101 һәм 112. Гадәттән тыш хәлдә үзләрен ничек тотарга икәнлеген аңлатыгыз.