+29 °С
Облачно
Новости
13 Января 2022, 11:40

Туймазылыларча Яңа ел бәйрәме

Драма күренешләре һәм уен-көлке, башка сыймаслык куыш-эзәрлекләү һәм гаять күп музыка – болар барысы да “Родина” мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәләштергән яңа ел мюзиклына берләштерелде. Искиткеч тамаша нәниләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә чып-чын бүләккә әверелде.

Яңа ел алдыннан “Кышкы әкият, яки Сез уңышлы адашкансыз!” мюзиклын биредә 14 тапкыр күрсәтәләр, һәм һәркайсында зал шыгрым тулы була. Тамашачыларның әкияткә карата мөнәсәбәтен бер сүз белән билгеләргә мөмкин – искиткеч. 8 гыйнварга туры килгән 15нче тамаша башта планга кертелмәгән була. Тик тамашаны күрми калган, әмма бу хакта ишетеп белгән туймазылылар мәдәният йорты телефонына тынгылык бирми: тамашаны кабатлауны үтенә.

Сценарий буенча, музыка спектаклендәге вакыйгалар сәхнәдә генә түгел, тамаша залында һәм хәтта аннан читтә – үзәк шәһәр паркында бара. Вакыт белән даирәне берләштерү нияте режиссёр, мюзикл сценарие авторы, Убырлы карчык ролен башкаручы Зөлфия Хәсәнованың башына килә, аны видеограф Азат Закиров тормышка ашыра.

“Кышкы әкият”нең яңа каһарманнары өчен сәхнә киеме заказга тегелгән. Мәсәлән, Кеше-үрмәкүч кос-тюмы премьерага ике көн кала гына әзер булган.

Яңа ел символы Юлбарыс ролен “Родина” мәдәният йортының җитәкче методисты Гүзәл Халикова башкара.

Спектакльнең һәр минуты музыка белән баетылган. Барлык саундтреклар – заманча, танылган көйләр, текстлары артистлар тарафыннан үзгәртелгән, югыйсә. Барлык ремейкларны да алар башкара, җырларны исә тавыш режиссёры һәм яктылык технигы Евгений Царев һәм тавыш операторы Дамир Халиков (Кеше-үрмәкүч ролен дә ул башкарган) яздырган.

Иң катлаулы музыка партияләренең берсе “FOX” заманча бию студиясе җитәкчесе Алина Колобованың каһарма-нына туры килгән. Аның Патшабикәсе Анна Нетребконың “Оч, мәхәббәт” ариясен башкарган һәм тамашачыларны үзенең җырга сәләте белән таң калдырган.

Үгез роле “FOX” заманча бию студиясе тәрбияләнүчесе Ярослава Жирнова өчен дебют булган. Кызны мюзиклга авырган хезмәткәр урынына чакырганнар. Ярослава репетициядә бер генә тапкыр катнашкан, әмма аның зур булмаган роле тамашачылар хәтеренә уелып калган.

“Родина” мәдәният йортының музыка бүлеге мөдире Оксана Мельцер башкаруындагы мөлаем Тычкан барысын да шаккатырган. Текә тычканның дәртле чыгышы бөтен залны чәмләндергән.

Карбабайны балалар музыка мәктәбенең сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Азамат Әлмөхәмәтов башкарган.

Кыш бабай ролен “Сәфәр” үрнәк хореография ансамбле җитәкчесе Дамир Ибраһимовка ышанып тапшырганнар. Аның рок-н-роллга мөкиббән сакалбае капчыгы белән бүләкләр алып килүдән тыш, таягында рок башкарып, барысын да таң калдырган.

Карсылу ролендә – “Сәфәр” репетиторы Раушания Ибраһимова.

Экрандагы сурәтләр өчен оператор Эльнора Мәхмүдова җавап биргән.

Бию тамашаларын “Талисман” һәм “FOX” заманча бию студияләре, “Сәфәр” ансамбле, “Йолдызлы юл” цирк гимнастикасы һәм акробатикасы үрнәк мәктәбе тәкъдим иткән.

 

Зөлфия ХӘСӘНОВА, режиссёр:

— “Родина” сәхнәсендә минем тарафтан куелган өченче яңа ел тамашасы инде бу. Мин актёрларны, аларның холкын, иҗади сәләтләрен яхшы беләм. Шуңа күрә сценарий, кем әйтмешли, булган реквизиттан һәм костюмнардан чыгып язылды. Мин текстларны атна дәвамында көн-төн төзедем. Каһарманнарның образлары төшемә керде хәтта! 6х4 метр зурлыгындагы ут-диод экраны ярдәм итте. Ул былтыр район хакимияте акчасына сатып алынды.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас