+15 °С
Дождь
Новости
13 Января 2022, 11:39

Туймазыдан сәләтле музыкантны Уфа сәнгать училищесына укырга чакырганнар

Туймазыдан 13 яшьлек Эмир Гарипов баян күрекләрен сузып җибәрсә, күңел үзе җырлый кебек. Ул һәркайда беренче булырга омтыла. Мәсәлән, Уфада үткән X Бөтенрусия “Башкортстан талантлары” бәйге-фестивалендә Эмир Төп бүләккә ия булган.

Эмирга музыкага мәхәббәт нәселдән күчкән. Аның беренче остазы – баянда үзлегеннән уйнарга өйрәнгән һәм оста уйнаган бабасы. Малай уен коралын никадәр ныграк үзләштерсә, аның белән шулкадәр күбрәк мавыккан. Музыка мәктәбенә язылып, педагог карамагында шөгыльләнергә теләгән. Әти-әнисе улының бу теләген хуплаган. Эмирга беренче көннән үк башкару осталыгын шомартырга ярдәм иткән алар. Ата-ана үз алдына талантлы балаларыннан күпкырлы шәхес үстерү бурычы куйган.

Эмир өч ел Туймазы балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнгән, бер ел элек Собханкул сәнгать мәктәбенә педагог Эльза Батталовага күчкән.

— 80нче елларда дәү бабам абзыем белән тутама берәр баян бүләк иткән. Тутамның уен коралында үземнең иҗат юлымны башладым. Анда әле дә уйнарга яратам, музыка сайлыйм һәм аны дәү бабам истәлеге итеп кадерләп саклыйм, – ди Эмир. – Быел хыялым тормышка ашты – әти-әнием миңа “Юпитер 2” баяны сатып алды. Безнең районда танылган тальянчы Флорид Хисамиев исә миңа үз куллары белән эшләгән тальян бүләк итте. Хәзер яңа максат барлыкка килде – бу уен коралын үзләштерү.

Уфада күптән түгел узган бәйге турында сөйләгәндә Эмир, дулкынлануын җиңеп, Рамил Курамшинның “Язгы ташкын” концерт вальсын ышанычлы уйнавын билгеләде. Чыгышыннан соң жюри әгъзалары үсмергә 9нчы сыйныфтан соң укуын Уфа сәнгать училищесында дәвам итәргә тәкъдим иткән.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас