+13 °С
Облачно
Новости
13 Января 2022, 11:43

Туймазыда юл кичүе ремонтланачак

Туймазыда Фабрика урамында юл кичүен җентекле ремонтлау проекты әзерләнә

Бу корылма 30 ел элек төзелгән. Шушы вакытта ул машиналар агымына чыдам булды. Әмма күп еллар дәвамында йөк составлары хәрәкәтеннән барлыкка килгән тибрәлеш нәтиҗәсендә юл кичүе конструкциясе таушалды.

Республика проектны әзерләүгә 12 миллион сум бүлде. Ул өлешчә әзер. Алда – шәһәрнең барлык үткәргечләр хезмәтләре, “РЖД” җәмгыяте белән озакка сузылган килешү төзү, дәүләт экспертизасы үтү эшләре.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас