+13 °С
Ясно
Новости
13 Января 2022, 11:36

Туймазыда инфекция госпитален төзү финиш сызыгына чыкты

Нәкъ бер ай элек шәһәрдә ковид-госпиталь төзелә башлады. Яңа ел алды әңгәмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белдерүенчә, “...Туймазы яхшы күптармаклы хастаханәгә ия булачак, анда кыш көне – салкын, җәен эссе булмаячак, сыйфатлы медицина җиһазы урнаштырылачак”.

1,2 миллиард сумлап акча салу күздә тотылган объект Октябрьский чигеннән ерак урнашмаган – бу коронавирус белән авыручыларны тиз арада китереп җиткерү мөмкинлеге бирә. Әйткәндәй, биредә төбәкнең бөтен көнбатыш өлешеннән пациентлар дәваланачак. Рес-публика премьер-министры Андрей Назаров сүзләренә караганда, декабрь уртасында Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй хастаханәләрендә 150-200әр койканы ковид-авырулар биләгән. Бу исә башка төрле чирләр белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне катлауландыра. Инфекция госпитале барлыкка килү шәһәр хастаханәләрендә эшне җиңеләйтәчәк дип фаразлана.

Медицина хезмәткәрләре һәм төзүчеләр уртак фикердә – объект урыны дөрес сайланган: беренчедән, янәшәдә генә үткәргечләр урнашкан, бу челтәрләр салганда өстәмә чыгымнан арыну мөмкинлеге бирә. Икенчедән, инфекция хастаханәсе торак йортлардан ерак урнашкан. Өченчедән, аның урнашуы логистика күзлегеннән караганда да уңышлы, чөнки, әйтеп үткәнебезчә, бирегә республиканың көнбатыш өлешеннән авырулар китереләчәк.

Узган айда нәрсә эшләнгән? Декабрь уртасында биредә тап-такыр кыр булса, бүген нигез салу төгәлләнгән һәм тулы куәтенә бинаның кысасын монтажлау бара. Булачак бина “скелетын” бу атна азагына җыю күздә тотыла. Җиде бинаның кимендә берсенең стенасы күтәрелеп, түбәсе ябылачак. Әле биредә тышкы канализация корыла, төнге сменада эшләүчеләр исә ишек һәм тәрәзәләргә өрлек урнаштыра.

Югары тизлектә һәм сыйфатлы итеп төзүгә ирешү өчен эшнең һәр өлеше субподряд оешмаларына тапшырылган. Бетончылар, үз эшен тәмамлап, төзелештән китте. Алар урынына бирегә эчке стеналар, электрүткәргечләр, коммуникацияләр корачак, түбә ябачак, тәрәзә һәм ишекләр урнаштырачак белгечләр киләчәк. Бу эшләрне ай азагына төгәлләү күздә тотыла.

Объектка янә җылылык пушкалары кайтарылачак. Бер ай элек алар бетон агызганда кулланылган, хәзер стена күтәргәндә һәм түбә япканда биналарны җылытуда файдаланачаклар. Бу тиз арада кафель ябыштыру һәм сыек, җөйсез идән түшәү мөмкинлеге бирәчәк.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас