Илебез президенты РФ Хөкүмәтенә ике айда оештыру комитеты булдыру, төп чаралар планын әзерләү һәм раслау бурычын йөкләтте. Ул “һәр төбәкнең үзенчәлеген исәпкә алып, яхшы һәм эчтәлекле” булырга тиеш.
Бу елның максаты Русиядә этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны (моңа әкиятләр, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр керә) саклау һәм танытудан гыйбарәт.