+14 °С
Дождь
Новости
12 Января 2022, 12:28

Машина эшләүчеләрдә – иҗат өчен Төп бүләк

Туймазы районы предприятиеләре, оешмалары биләмәләрен һәм биналарын, яңа ел шәһәрчекләрен иң күркәм бизәүгә ел саен үткәрелүче бәйгегә йомгак ясалды

Төп бүләккә “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте лаек булды.

Авыл биләмәләренең хакимият үзәкләре арасында иң күркәме дип Серафимовка авылы танылды, икенче урында – Кандра, өченче – Собханкул.

Сәнәгать предприя-тиеләре арасында беренче өчлеккә “Транснефть-Урал” җәмгыяте филиалы – Туймазы нефть кудыру идарәсе, “Туймазытехуглерод”, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятьләре керде.

Торак-үткәргечләр хуҗа-лыгы тармагында “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалы, “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания”, “Водоканал Туймазы шәһәре”, “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыятьләре биләмәләрен күркәм итеп бизәгән.

Оешмалар арасында бүләкләнүчеләр – “Блюз” кафесы, “Istanbul” кибете, “Аструм” сәүдә комплексы.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас