+11 °С
Ясно
Новости
11 Января 2022, 09:17

Йомшак уенчыклар илендә

Әлфия Вәлиәхмәтова бәйләгән җәнлек-җанварлар арасында кем генә юк: куяннар, фил һәм бегемотлар, мәчеләр, керпе, аю балалары. Шундый чагу йомшак уенчыклар арасында юлбарыс балалары аерым урын били. Шук-шаяннар – киләсе елның мондый талисман-бетүләре балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә әсәрләндерәчәк.

Кул эшләре остасы өчен челтәр энәсе белән бәйләү – иң мавыктыргычы һәм көтелмәгәне, чөнки һәр уенчык үз кәефе белән туа.
Әлфия Хәләф кызы 30 ел икътисадчы булып эшләгән, пенсиягә чыккач, иҗатка бирелеп киткән.
— Минем өчен бәйләм тоту – җан тынычлыгына ирешү, хыялларымны чынга ашыру, кичерешләремне гәүдәләндерү мөмкинлеге ул, – ди оста. – Башта яңа уенчык образы туганда, чәм тойгысын сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Күзләр очкынланып яна, хәтта йокы кача. Плюш җептән бәйләү җиңел һәм тиз, чөнки җеп күләмле. Тик эшләнмәне сүтәргә генә ярамый – җеп коелачак.
Беренче йомшак куянны кызына тапшырган. Ул ире белән Уфада яши, бергәләп әнисе янына кайткач, бу могҗизаны күреп, шундук: “Бүләк ит!” – дип үтенә. Останың Юлбарыс елында туган улының да бәйләм бүләге бар – сырлы-сырлы юлбарыс.
Әлфия ханым гел кул эше белән мәшгуль дияргә була. Гадәттә яңа уенчык бәйләү өчен аңа берничә сәгать җитә. Әмма кайберләрен атна буена бәйләгән чак та була. Мәсәлән, бер мультфильмдагы кызыксынучан йорт иясе Бубаны иҗат итү өчен шулкадәр вакыт таләп ителгән.
Кайвакыт хуҗабикәгә гадәттән тыш уенчыклар бәйләп бирүен үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, “Көчекләр патруле” җансурәтеннән Рыбопес яки Американың «Twenty One Pilots» төркеме башкарган «Chlorine» клипындагы мифик каһарман Неда. Соңгысы бер кызның үтенече – ул аны мәктәп тәмамлаган дустына бүләк итәргә уйлаган. Шуңа күрә Әлфия Хәләф кызына яшьләр тормышындагы яңалыклардан хәбәрдәр булу зарур.
Әлфия Хәләф кызы җәнлекләрне тәпиләреннән бәйли башлый, аннары гәүдәсенә, башына күчә, соңыннан колак һәм койрыгын бәйли. Өлешләр эченә холлофайбер тутыра. Әзер эшләнмәгә күз, керфекләр ярдәмендә җан өрә. Аларны исә интернет аша кайтарта. Уртача 25 сантиметрлы һәр уенчыкка оста үзенчәлек өсти: болан мөгезен кар бөртеге, филнең башын чагу япма, куянның колагын тасма яки каптырма белән бизи.
Кул эше остасын бәйләмнән аера алган бердәнбер нәрсә – сәяхәтләр. Әлфия Вәлиәхмәтова 30 ел автомобиль йөртә. Руль артында барган иң ерак ара – борынгы Аркаим шәһәре. Бу ике якка да кимендә берәр мең километр. Салда йөзәргә, походка йөрергә ярата, атта йөри, тау түбәләрен буйсындыра. Гомеремне алдан планлаштырмыйм, ди. Шуңа күрә энә-җепләрен бер читкә куеп торып, юл сумкасын җыеп, бер сәгатьтән дуслары яки туганнары белән сәфәргә чыгып китү бер ни тормый. Маҗаралар һәм иҗат өчен илһам юллап.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас