+15 °С
Дождь
Новости
11 Января 2022, 07:23

Иске Туймазыдан Фәнис Вәлиев “Агростартап” бәйгесендә җиңгән

Фәнис Мәсабих улы байтак еллар “Куш-Бүләк” җәмгыятендә идарәче булып эшләгән, кирпеч сәнәгатенә җитәкчелек иткән. Аннары үз эшен ачарга карар иткән

— Республикада көнбагыш мае җитештерү базарын елдан артык өйрәндем һәм салкын ысул белән сыгылган майга ихтыяҗ зур булуын ачыкладым, – ди Вәлиев. – Май җитештерүчеләр тәҗрибәсен өйрәнеп, ярты илне гизеп чыктым. Көнбагыш белән тәэмин итүчеләр, минем продуктны сатып алырга әзер предприятиеләр белән килештем.

2017 елда 800 мең сумга җиһаз кайтарттым һәм Иске Туймазыда җыйнак кына май сыгу цехы ачып җибәрдем. Сменага бер тонна беренче тоташ сыгылган май алдык, ул ресторан һәм икмәк комбинатларына озатылды.

Озакламый бер үк чималдан төрле сменада җитештерелгән майның үзлеге һәм тәме аерылуы ачыкланды. Моны анализлар да раслады. Продукт үрнәкләре сыйфат ягыннан начаррак та, яхшырак та түгел, әмма бер-берсеннән аерыла. Технологияне, товар белемен тирәнтен өйрәнергә туры килде. Салатлар, катлы камыр яки пирожныйлар өчен кайсы кулай – җентекләп өйрәндек.

Тора-бара продуктны ГОСТ таләпләренә яраклаштырдым. Төбәк лабораториясендә сыйфат сертификаты рәсмиләштердем һәм безнең продукцияне Туймазыда гына түгел, Октябрьский, Кырмыс-калы, Баулы, Бөгелмәдә сатып ала башладылар.

2019 елда беренчегә сыгылган майга ихтыяҗ артты һәм куәтлерәк, заманчарак җиһаз сатып алу өчен инвестиция кирәк иде. Банк-лар белән хезмәттәшлеккә тәвәккәлләмәдем. Аның каравы, “Агростартап” дәүләт программасына игътибар иттем. Туймазы мәгълүмат-консультация үзәгендә барысын да яхшылап аңлаттылар.

Иң элек Иске Туймазыда май сыгу заводы өчен зур ангарлы җир сатып алдым, ут, газ үткәрдем. Үсемлекчелек участогы булдырдым һәм тоташ сәнәгать оештырдым: 100 га җирне арендага алдым, сөрдем, югары май үзлегенә ия көнбагыш орлыгы кайтарттым. Яз көне чәчүгә төшәм һәм читтән чимал сатып алмыйча, үзебез җитештергән орлыкны эшкәртәчәкбез. Программа шартларына ярашлы, ике кешене эшкә урнаштырдым.

Гаиләбезнең кәсеп проекты бәйгедә отты. Миңа 3 миллион сум күчерделәр, тагын 800 мең сумны тиңдәш финанс-лау шартларында өстәдем. Җиһазны шушы көннәрдә кайтарачаклар һәм урнаштырачаклар.

Озакламый ел саен кимендә 100 тонна май җитештерә башларга тиешбез.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас