+15 °С
Дождь
Новости
11 Января 2022, 07:27

Башкортстанда яшәргә дә, акча да эшләргә була

Ширзод белән Вәзирә Үзбәкстанның Андижан өлкәсендә туып үскән. Алар берничә ел элек Карат-Тамак авылында теплицага эшкә килә. Өстәвенә, ике бәләкәй баласы белән.

— Биредә безгә уңайлы, – ди Ширзод. – Хуҗалыкның бөтен уңайлыклары – суыткыч, душ бүлмәләре булган кунакханәсендә яшибез. Ватаныбызда исә утны тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә бирәләр. Су-газ тәэминаты белән мәшәкатьләр күп. Күп кешедә генераторлар тора.

— Былтыр бирегә йөкле килеш килдем, икенче баламны монда таптым, – ди Вәзирә. – Башкортстанда безгә карата игелекле мөнәсәбәт, Үзбәкстандагы кебек, биредә мөселманнар күп. Эш бирүче самолётта очуны, миграция хезмәтендә рәсмиләштерүне, вакциналануны үз өстенә алды.

— Сезнең бурычлар нидән гыйбарәт һәм сезгә күпме акча түлиләр?

— Безнең гаиләгә 23 сотый помидор беркетелгән, – ди Ширзод. – Безнең бурыч – рассада утырту, көн саен куакларның ян-як ботакларын өзү, теплицада температураны күздә тоту, үстерелгән яшелчәне складка тапшыру. Биредә эш гади: үсентеләрне никадәр яхшырак тәрбиялисең икән, уңыш шулкадәр югарырак, димәк, йомгаклау бонусы да югары. Бер чорга без саф акча белән җиде меңләп доллар (кимендә ярты миллион сум – авт.) алып кайтып китәбез.

Безнең Андижан өлкәсендә дә фермер хуҗалыклары күп, әмма теплицалар автоматлаштырылмаган. Башкортстандагы кебек акча эшләү мөмкинлеге юк диярлек.

— Башкортстанга Амудәрья өлкәсеннән акча эшләргә туганым белән 20 яшьтә килә башладым, – ди башка хуҗалык эшчәне, 48 яшьлек Хәсән. – Гаражлар, йортлар төзедем, бераз русча сөйләшергә өйрәндем. Ташчы һәм электрчы һөнәре яхшы акча эшләү мөмкинлеге бирә, әмма нишләптер аркам авырта башлады. Теп-
лица хуҗалыгына күчәргә туры килде.

Башкортстанда чыганаклар, буш җир күп, биредә уңган халык яши. Бездә исә түбә төзәтергә ике такта табу авыр, көнкүреш мәшәкатьләре хәл ителмәслек мәсьәләгә әверелә. Җәмәгать челтәрләрендә Русиядә ришвәтчелек күп дип язалар. Урта Азидә нәрсәләр булганны белмиләрдер, күрәсең.

Күптән түгел бер төбәк эшкуары мәсьәләне хәл итүне тизләтү өчен түрәгә бераз акча тәкъдим итәргә уйлавын сөйләде. Тегесе исә акчаны алмаган. Бездә моны күз алдына да китерү кыен. Русиядә дә каршылыклар бар, әмма алар хәл ителерлек, законнар гамәлдә, кешеләргә акча эшләү җиңелрәк. Мәсәлән, шул ук теплицада. Әмма мине гаҗәпләндергәне – төбәк халкы ике көн эшли дә, китә. Көненә 6-7 сәгать артык ботакларны өзү яисә яшелчә җыюның ни авырлыгы бар инде, югыйсә?

Ватанымда авылыбызда иң зур һәм матур йорт минеке. Ике машина, иярчен телевидение бар. Ихатамда фонтан һәм кунаклар өчен сәкеле күшек кордым, төрле җиләк-җимеш, виноград үсә. Әмма боларның барысына да акчаны Башкортстанда эшләп таптым.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас