Тимур туганда ук имгәнгән. Шул чордан алып, 18 ел дәвамында, егетнең гаиләсе аның сәламәтлеге һәм сыйфатлы тормыш өчен үҗәтләнеп көрәшә. Шушы вакыт эчендә Тимур утырырга, тотынып басып торырга, тезләрендә хәрәкәтләнергә өйрәнгән. Шундый казанышлар өчен дә егеткә гаять күп батырлык, түземлек һәм даими тернәкләнү таләп ителгән. Кызганычка, күптән түгел аягын сындырган ул, бу исә сәламәтлеген тагын да какшаткан. Хәзер аңа икеләтә сыйфатлы түләүле тернәкләндерү кирәк.
Шуңа күрә чарада тупланган һәр тиен кадерле. Бер сәгатьтә кимендә биш мең сум кулакча җыелды,
...Килешәсездер, тере ап-ак маэмай яисә дәү Ак аю белән фотога төшү һәр бала яисә өлкән кешенең күңеленә хуш киләчәк. Бу сәламәтлеген җитди тергезүгә мохтаҗ кешегә акчалата ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бирсә, фотосессия икеләтә чәмлерәк үтәчәк. Шуңа күрә байтак туймазылылар, үтәли җил һәм буран булуга карамастан, балалары белән “Елмаю бүләк ит” чарасында катнашу өчен шәһәр паркына агылды.
Чарада катнашучылар туймазылы Анжелика Чибизенконың лайкасын кочаклап фотога төште, бию флешмобында, күңелле мәрәкәләрдә катнашты, себеркегә атланып, бер-берсе белән узышты, капчык киеп сикерде, ясалма кар йомарламы тезүдә ярышты, аркан тартышты һәм бүләкләр алды.
- Авылдан туганнарым кунакка килде. Ниндидер гаҗәеп вакыйга күрәсе килде аның. Аларны паркка алып килдем, чара ошар дип уйладым, - ди паркка өч апае һәм ике яшьлек улы белән килгән Альмира Зәйдуллина.
Хәйрия чарасы район хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге тарафыннан ирекле ярдәмчеләр һәм муниципалитет халкы исәбеннән башка киң күңелле кешеләр катнашлыгында оештырылды.