Туймазыда бөтен кеше дә Яңа елны гаиләсе белән бәйрәм табыны артында каршы алмый. Йөзләгән кеше сәгать сугуын эш урынында тыңлый. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә бу көнне кизү тора.
Юл-патруль җхезмәте инспекторы, өлкән полиция лейтенанты Илмир Мөхәмәтовка бәхет икенче ел рәттән “елмая”. Өйрәндем инде, ди.
График дигән төшенчә бар. Ул ничек куша, шулай эшлибез, димәк, - ди Илмир Радик улы. - Яңа елда да, Җиңү көнендә дә, Сабан туенда да, туган көнебездә дә. Балалар үсте. Улыма 15, кызыма 19 яшь. Хатыным минем ДЮХИИда 11 ел эшләү дәверендә күнекте инде.
Мөхәмәтовның кулдашы – Данис Сафин. Бергә берничә ел эшлиләр. Яңа ел бәйрәмнәрендә эш җитәрлек. Быел, шөкер, җитди вакыйгалар теркәлмәгән. Шуңа карамастан, эшсез боегып утырмыйлар.
- Бу көннәрдә ләх исмерекләр очрамады, бераз салып алган кешеләр булды, - дип сөйли инспекторлар. - Кемдер кунактан кайта. Кемдер рульгә кичәге табыннан соң утыра, имеш, айнып беткән. Әмма “Юпитер”ны алдый алмыйсың! Бу алкотектор. Аңардан бернәрсәне дә яшереп булмый, барысын да күрсәтә. Хәтта организмда калган алкоголь парларын да. Шуңа күрә, шоферлар, язмышны сынамагыз, - дип мөрәҗәгать итә алар туймазылыларга. - Үзегезне дә, пассажирларны да, җәяүлеләрне дә саклагыз.