+23 °С
Болотло
Новости
10 Ғинуар 2022, 11:27

Туймазы әләме – Эльбрус түбәсендә!

Туймазы пенсионерлары Русия һәм Европаның иң биек ноктасына күтәрелгән

Людмила Төхфәтшина яки Адмирал (сәяхәтчеләр үзара шулай эндәшә аңа) бервакыт Эверестка, дөньяның иң югары үренә (8848 метр!) күтәрелү турында фильм карый һәм тынычлыгын тәмам җуя. Әмма анда күтәрелү өчен саллы гына акча, баһадирларча сәламәтлек таләп ителә. Аһәм ул Эльбруска йөз тота – Русия һәм Европаның иң югары ноктасы бу (5642 метр).

Тауларга мөкиббәнлеге ахирәте Резеда Сәхибгәрәева белән беренче тапкыр Көньяк Уралга барып чыгып, Ирәмәлгә һәм искиткеч Инҗәр кыяларына күтәрелгәннән бирле килә.

Салда чәмле йөзүче Лена Гафиуллованың да (сәяхәтчеләр әйткәнчә, 911) Кавказны күрәсе килә, әмма ул үз көченә ышанып бетми. Ахыр чиктә, аны тау түбәсенә менәргә беркем мәҗбүр итмәячәк дигән карарга киләләр.

Людмила сәфәрне оештыру эшен тулысынча үз өстенә ала. Мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплый, маршуртны җентекләп тикшерә, куну урыннарын билгели, кирәк-яракны барлый, арытабан сәяхәт кылу өчен машинасының әзерлеген хәстәрли (үзе рульдә – бу акчаны янга калдыра). Февраль башында августка юллама сөйләшә, шуңа күрә арзангарак чыга - һәркайсына 27 мең сум.

Терсколда кунакханәгә урнашкач, төркем белән танышалар. Мәскәүдән, Хабаровскидан һәм башка шәһәрләрдән 18 кеше – барысы да яшьләр!

Аларга гаять тәҗрибәле инсртукторлар тәгаенләнә. Җаваплы, кырыс, таләпчән. Алар өчен хәвефсезлек беренче урында була. Беренче очрашуда ук кисәтәләр: Эльбрусның төп хәвефе – күтәрелү җиңел тоела. Бу сиңа сөт артыннан кибеткә чыгып керү түгел. Юл уңаенда үзеңә колак салырга, хәлсезләнүеңне тойсаң, гидка хәбәр итәргә кирәк. Сине аска төшерәчәкләр һәм син исән калачаксың.

Төркем климатка яраклашу өчен иң элек Чегет тавына күтәрелә. Диңгез өслегеннән 3761 метр билгесендә. Үзләре белән таяклар һәм бераз азык, су салынган биштәрләр генә алалар.

Кыяга күтәрелү озын-озак алты сәгаьтән соң тәмамлана. Инструкторлар тезләрен имгәтмәс өчен подъемникларда төшәчәкләрен хәбәр иткәч, бөтен тирә-якны яңгыратып, “Ура!” кычкыралар.

Терсколда өч көн торалар. Арытабан климатка яраклашу Европаның иң югары “Гарабаши” (3860 метр) канат юлы станциясе һәм “Хижина” лагеренда дәвам итә. Ул егерме метр биектәрәк урнашкан. Үзләре белән җиһаз-җайланмалар, шәхси әйберләрен һәм су алалар. Сорау туа: күпсанлы бозлыклардан торган Эльбруска ни өчен һәркайсы 20шәр литрлы 20 канистра сөйрәргә? Бозлыклар бар, тик суын эчәргә ярамый. Күпсанлы ратраклар – кыш һәм җәй көне тау чаңгычылары өчен битләүләрдәге карны тыгызлаучы машиналар карны һәм бозлыкларны дизель ягулыгы белән пычратып бетергән.

Подъемникларда күтәрелдек, өч тапкыр күчеп утырдык, - дип искә ала Людмила. - Бер биеклеккә менеп җитәсең, авыр төенчекләреңне күтәреп, икенче подъемникка күчерәсең, аннары тагын бер биеклек. Янә төенчекләр... Ниһаять, соңгы подъемник һәм өченче биеклек... Беркем дә зарланмады. Биеклеккә күтәрелүне кардиокүнегү кебек кабул иттек.
Лагерьда шартлар спартанча. Бу Терескол түгел, анда тормыш җайга салынган. Һәр вагонда икешәр катлы караватларда унар кеше урнаша. Душ һәм юынгыч турында вакытлыча онытып торасың. Дымлы салфеткалар коткара.
Иң элек яңа “туган” альпинистларны бозваткыч белән бозга эләгеп калырга өйрәтәләр. Һәм хәвефсезлек техникасыннан тайпылмаска. Күнегүләр 45 градус текәлектәге тау буенда уза.

 

....

Лена:

- Төн буе йокламадым. Кызларны көттем, сугышка киткәннәрмени. Берничә тапкыр дәү чәйнекне кайнарладым. Кайтуларына әзер булсын дидем. Исән-имин генә булсыннар! Статистика буенча, ел саен Эльбруска 10 меңләп кеше күтәрелүен белә идем. Уртача 15-20 альпинист һәлак була. Бу гадәттә аска төшкәндә була, мәсәлән, һава торышы бозылып, куе томан төшкәндә. Тирән (100 метргача) боз чокырына эләгүең ихтимал. Андый чокыр-яраклар исә меңләгән. Таудан төшеп килгән чылбырны күргәч кенә җаным тынычланды.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас