+18 °С
Дождь
Новости
10 Января 2022, 04:45

Хыяллар чынга аша!

15 яшьлек  Ралан Харисовның яңа ел хыялын томышка ашыру бурычын Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров үз иңенә алды. Үсмергә смартфон бүләк итте ул

- Ралан ишле гаиләдән, бик яхшы укый, мавыгулары күп төрле. Егет күптән заманча смартфонга ия булу турында хыялланган, әмма гаиләнең кереме зур түгел. “Баланың теләген тормышка ашыруга һәм Харисовлар гаиләсенә бераз гына булса да шатлык китерүемә куанып бетә алмыйм”, - ди Урал Искәндәров.
Республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова 7 яшьлек Гүзәл Сафинага шатлык бүләк иткән. Кыз ишле гаиләдә тәрбияләнә. Яңа ел алдыннан бүләккә планшет алырга теләгән ул һәм бу хыялы турында “Теләкләр чыршысы” чарасын оештыручыларга сөйләгән. Изге тылсымчы вазифасын Фәния Гастин кызы үтәгән.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенрусия “Минем белән бергә хыяллан” хәйрия проектының “Теләкләр чыршысы” чарасы Русия биләмәсендә 2018 елдан тормышка ашырыла. Аның максаты – тормышта авыр хәлгә тарыган кешеләргә шатлык һәм яңа ел тылсымын тою-кичерү хисләре бүләк итү. Бүләккә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, ишле һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар ия булала.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас