+21 °С
Облачно
Новости
28 Декабря 2021, 04:12

Башкаладан күчтәнәч

Туймазыдан 28 укучыга Башкортстан башлыгының яңа ел күчтәнәче тапшырылды

Быел эпидемиология
хəл-торышы начар булу
сəбəпле, Уфада Башкортстан башлыгы чыршысы
үткəрелмəде. Əмма балалар
котлау һəм бүлəклəрсез
калмады.
Республиканың укуда бик яхшы
уңышка ирешкəн, фəн-тəҗрибə
к о н ф е р е н ц и я л ə р е н д ə ,
спортта, мəдəни чараларда җиңгəн 780 укучысын
үзлəрендə хөрмəтлəделəр.
Хезмəт бурычын үтəгəндə
һəлак булган хəрбилəр һəм
эчке эшлəр оешмалары
хезмəткəрлəренең балалары, ишле мохтаҗ гаилəдə
тəрбиялəнгəн, сəламəтлек
мөмкинлеге чиклəнгəн, ятим
һəм ата-ана тəрбиясеннəн
мəхрүм балалар да бүлəк
алды.
Туймазыда укуда, спортта,
мəдəни һəм җəмəгать тормышында уңышка ирешкəн 28
укучыны “Родина” мəдəният
йортында хөрмəтлəделəр. Чарада кунаклар күп түгел иде,
əмма аның трансляциясен
районның бар мəктəбендə
дə карый алдылар. Шушы ук
вакытта Туймазы муниципалитеты башлыгы бүлəклəре
дə тапшырылды. Татлы яңа
ел бүлəклəренə 250 укучы
ия булды.
Кандра 2нче мəктəбеннəн
6нчы сыйныф укучысы Айгизə
Галиуллина үзен сəхнəгə
чакыруларын түземсезлек
белəн көтеп алды.
— Радий Хəбировтан
бүлəк алачагымны ишеткəч,
гаҗəплəндем, – ди Айгизə.
– Ел азагында көтелмəгəн
сөенче бу.
Кызның горурланырлыгы
бар: ул гел бишлегə генə
укый, башкорт теленнəн бəйге
һəм олимпиадаларда катнаша, бик матур җырлый.
Туймазыдан янə бер яшь
кыз – 2нче коррекциялəү
интернат-мəктəбе укучысы
Карина Мəрданшина узып
баручы елда волейбол ярышларында берничə тапкыр уку
йорты данын яклаган. Яхшы
укый, мəктəпнең җəмəгать
тормышында чəмле катнаша.
4нче мəктəптəн 6нчы
сыйныф укучысы Влада
Юдина җырчы булырга хыяллана. Кыз балалар музыка
мəктəбенə вокал классына
йөри, районда узган күмəк
чараларда даими чыгыш
ясый.
— Безне бу чарага чакыруларына шатланып туялмыйбыз, – ди балалар. – Бик
күңелле! Яңа казанышлар
һəм җиңүлəргə омтылачакбыз.
“Родина” мəдəният йортында бəйрəм чарасы “Зимняя
сказка, или Вы удачно заблудились!” яңа ел мюзиклын
карау белəн тəмамланды.

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас