+13 °С
Облачно
Новости
17 Февраля 2021, 06:55

Ел әйләнәсенә футбол уйнап булачак

4 февральдә Октябрьскийда ябык футбол кыры ачылды.

14 февральдә Октябрьскийда ябык футбол кыры ачылды.
Аны «Нефтемодулькомплект» фәнни-җитештерү предприятиесе төзеде. Әйткәндәй, әлеге мәйданчыкта «Девон» клубы командаларыннан тыш, һәвәскәр футболчыларга да шөгыльләнергә мөмкин булачак.
Яңа спорт объектын ачу тантанасына билгеле футболчылар — Мәскәүнең «Спартак» ветераннар спорт клубы командасы чакырылган иде. Шулай ук чарада дәрәҗәле кунаклар — шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Сергей Алопин, БР футбол федерациясе генераль директоры Вадим Әхмәтов, «Спартак» ветераннар спорт клубы командасы тренеры Олег Романцев, «Нефтемодулькомплект» предприятиесенең генераль директоры, «Девон» клубы директоры Рамис Мамаев катнашты. Алар тәбрикләүләрен җиткереп, бу вакыйганың зур әһәмиятен билгеләде.
Тантаналы өлештән соң яңа футбол кырында «Спартак» ветераннар спорт клубы командасы Октябрьскийның «Девон» командасының (тренеры И. Соломатин) яшь футболчылары һәм ВНИИГИС командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Күренекле футболчылар шулай ук балаларга осталык дәресе күрсәтте һәм автографлар бирде.
Читайте нас