+25 °С
Облачно
События и факты
14 Октября 2022, 09:20

Ике уңған йәшәһә, бәхет була йәнәшә

Октябрьский ҡалаҡының «Йәшел донъя» һәм «Ағинәйләр» йәмғәте әғзаһы Октябрьский ҡалаһы Ағинәйҙәр ҡоро, Милли мәҙәнияттәр үзәгенең «Ынйылар» башҡорт халыҡ вокал ансамбле артисы Флүрә Әбдрәхим ҡыҙы һәм уның тормош иптәше Данил Лотфрахман улы Зиннәтуллиндар тураһында да был мәҡәлә. Уларҙың парлы ғүмер юлдарында башҡаларға өлгө итеп алырлыҡ миҙгелдәр күп, сөнки ғаилә ҡороуҙарына ла ҡырыҡ йылдан артыҡ ваҡыт үтеп киткән.  

Шундый эчтәлектәге хат алгач, эшне озакка сузмый Зиннәтуллиннар белән бәйләнешкә кердем. Һәм менә мин Клубная урамының иң аргы очындагы йортларның берсе каршында торам. Капка янындагы ут кебек янып торучы кып-кызыл циннийларга соклана-соклана ихатага үтәм. Ишегалды шулай ук шау чәчкәгә күмелеп утыра, арырак урнашкан зур гына бакчада тигез сафлар булып яшелчә түтәлләре тезелеп киткән, җимеш агачлары тирә-юньгә рәхәт күләгә биреп тора…

Бакчаның аргы башында бер әбекәй бөгелеп нәрсәдер эшләп йөри. Аңа дәшәргәме әллә дип уйланып торганда ишектә мөлаем йөзле, җыйнак гәүдәле ханым күренде. «Килеп җиттегезме, әйдәгез, түрдән узыгыз!» — дип мине өйгә чакырды. Бакчадагы әби турында онытып (аңа соңрак кайтырбыз), Флүрә ханым артыннан иярдем. Өй эчендә бик күркәм манзарага тап булдым. Диварларда сәйлән белән чигелгән гүзәл картиналар (аларда дини тематика мөһим урынны алып тора), залда чәчәк формасындагы зур композиция, кәнәфиләрдә бәйләгән йомшак уенчыклар, бер бүлмәдә гөл рәвешендәге яктырткыч та бар хәтта. Боларның һәммәсе дә уңган хуҗабикә куллары белән эшләнгән.

Флүрә ханым җитез, җиңел хәрәкәтләр белән бүлмәләр буйлап йөреп, кул эшләнмәләренең тарихын бәян итәргә дә, кухня ягына чыгып аш-суын карарга да, көзге каршында бизәнеп-төзәнеп (фотога төшәсе бар ич!) алырга да өлгерде. Бу арада безгә гаилә башлыгы — Данил Лотфрахман улы да кушылды. Хатын-кыз әңгәмәсенә артык катышып бармады ул, әмма ара-тирә әйтеп куйган сүзләреннән дә аның үз карашы булган, төпле фикергә ия кеше булуын аңладым.

Башта фотога төшәргә булдык, бу эшне өйдән башладык, аннары инде ишегалдына күчтек. Мин үзебез кергән ишектән чыкмакчы идем, тик хуҗалар икенче якка әйдәде, безнең «черный вход» та бар, дип елмаештылар. Ишек ачылып китүгә каршымда гаҗәеп матур күренеш хасил булды. Мозаика рәвешендә төсле ташлар белән бизәлгән киң баскыч өскә, бакчага илтә. Аның кырыйларында ак күлмәкле сылу каен кызлары, гөлләмәләр тезелеп киткән. Әзер фотозона ич бу! Шушы гүзәллек тә тырыш хуҗалар кулы белән тудырылган. Фотога төшергән арада күземә элегрәк күргән әбекәй сыны чалынды. Һаман шул ук урында, иелгән килеш торуын дәвам итә. «Ә, аны әйтәсезме, иҗат эшләремнең берсе — кош-кортны куркытырга дип куелган Карачкы бит ул», — дип көлә хуҗабикә. Менә сиңа «әбекәй», мин әйтәм, шундый осталык белән ясалгач, тәүге караштан аның тере җан түгеллеген аңлап та булмый…

Эшне бетергәч, яңадан өйгә кереп, түгәрәк табын артында әңгәмә корып җибәрдек. Сүзне балачак, яшьлек елларыннан башладык.

Флүрә Абдрәхим кызы Авыргазы районының Турсәгәле авылында дөньяга килә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамакта пешекче һөнәренә укый, өч ел Толбазыда эшли. «Кул эшләре белән кызыксыну шул чордан ук башланды, — ди Флүрә ханым. — Балачакта оекбашлар бәйли идек, анысы. Кибетләрдә әйбер юк заман бит, шуңа күрә һәр гаиләдә кич утырып, шәл, нәски, шарф-бияләй кебекләрне бәйләү гадәти күренеш иде. Толбазыда исә тулай торакта кул эшләренә һәвәс бүлмәдәш кызлар белән яшәдем. Алардан күреп, бу өлкәдәге осталыкны тагы да арттырдым».

…Бермәлне яшьлек дәрте белән илһамланып эшләп йөргән кызның тормышына сөю-мәхәббәт дулкыннары килеп керә. Булачак ире — Туймазы егете Данил белән кода-кодача була алар, хатлар алышалар, шулай языша торгач, арада сөю хисләре туа. «Кодачаларга кунакка барган җирдән танышып киттек Данил белән. Иң тәүдә аның әнисен ошаттым», — дип шаян елмая Флүрә ханым. Акыллы, сабыр холыклы Зәйтүнә апа да яшьтән җиңгәсе тәрбиясендә үскән кызны якын кешеседәй кабул итә. Яшьләр 1982 елда өйләнешеп, Октябрьскийда төпләнәләр. Бу вакытта Флүрә Аксеново техникумында агрономга да укып чыга. Шәһәрдә теплицалар юк заман, белгечлеге буенча эш табу катлаулы мәсьәләгә әйләнә. Өстәвенә, баланы урнаштырырга садигы да юк. Шуның өчен генә балалар бакчасына повар булып урнаша ул. «Егерме ел шунда хезмәт куйдым. Кай арада шул тиклем гомер үтеп тә киткән…», — ди уйчанланып Флүрә Абдрәхим кызы.

Яраткан эш төнге йокыны да качыра...

Мәкаләм герое балалар бакчасыннан соң ун еллап шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә, сәүдә нокталарында кием-салым сата.

— Модадан калмадым, зур-зур клетчатый сумкалар тотып, товар артыннан Польшага кадәр барып җиттем, Киргизиягә аена ике тапкыр бара идем. Белорусия, Мәскәү, Свердловскига да йөрдем, — ди Флүрә ханым.

Базар шартлары үзгәреп, сәүдә сүлпәнләнә башлагач, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводына машинист булып урнаша. Берникадәр вакыт ике урында эшли. Нәкъ шушы чорда ныклап кул эшләре белән мавыгып китә.

— Төннәр буе йокламыйча, ваннада поделкалар ясый идем, — ди Флүрә ханым. — Мондый осталык каян килгән, дисезме? Бу очракта төп ярдәмчем Интернет булды. Мастер-класслар карап, барысына да өйрәндем. Иң зур эшләнмәләремнең берсе — берничә метрлы крокодил. Аны кыш буена ясадым. Башта төрле чүпрәкләрне уратып-уратып бәйләп, нигезен әзерләдем. Тимерчыбык, скотч белән ныгытып бәйләдем. Аннары йомырка тартмаларын тезеп, кабырчык рәвешенә керттем. Аларны бик нәзек тимерчыбык белән бәйләдем. Чираттагы этап — алебастр, сабын, җилем катнашмасы белән ябыштырып катыру. Иң ахырдан берничә кат буйыйсың. Беренче тәҗрибә булгач кызык хәлләр дә булмый калмады, әлбәттә. Алебастр белән эш итү рәтен юньләп белми идем бит әле. Йөгереп барам да кран астында кулны чайкыйм. Бервакыт алебастр катып китте, раковина, унитаз тыгылды. Ашыгыч рәвештә мастер чакыртырга туры килде…

Тагы да бик зур Русалка ясадым. Гәүдәсе — 20, башы 5 литрлы шешәдән, күкрәкләре полторушкалар, койрыгы — крокодилныкы кебек үк материалдан. Элек бит бутыльләр табуы авыр иде. Махсус пунктка барып, поделка ясавымны сөйләп, шешәләрне сатып бирүләрен ялварып дигәндәй сорадым. «Ярар, берәр нәрсә уйларбыз», дип вәгъдәләп калдылар. Икенче көнне «Сез өйдәме?», дип шалтыраталар. «Әйе», дим. Көтәм шулай, тавыш-тын юк. Бервакыт тәрәзәдән күз салсам, ишегалдына бутыльләрне ыргытып киткәннәр. Акчасын да сорамадылар. Шатландым инде.

…Кул остасы коллекциясендә яңадан-яңа иҗат җимешләре туып кына тора. Убырлы карчык, арбада утыручы малай, гөл чүлмәкләреннән эшләнмәләр. Күпчелектә игътибар да итмәгән гади генә нәрсәләрдән чын сәнгать әсәрләре тудыра Флүрә ханым. Кызганыч, әмма иң беренчеләрдән ясалган дәү крокодил бүгенгә кадәр сакланмаган, аны карап тору күп көч, хезмәт таләп итә. Фотолар буенча гына да аның чит ил киноларында күргән аллигаторлардан бер дә ким түгеллеген аңлап була.

Флүрә ханым ун ел элек сәйләннәр белән картиналар да чигә башлаган. «Төрле төбәкләрдә йөреп, эшләнмәләр күреп кайтам да аларны ничек ясарга кирәклеген интернетта эзлим. Аннары инде иҗат итәргә керешәм», — ди ул.

Сәхнә дә тота, оҗмах бакчасы да үстерә

Флүрә Абдрәхимовнаның мавыгулары кул эшләре белән генә чикләнми. Ул инде алты ел «Ынйылар» башкорт халык вокал ансамбленә йөри. «Ансамбльгә электән үк чакырганнар иде, — ди әңгәмәдәшем. — Әмма эшчәнлек чорында иҗатка вакыт җитеп бетмәде. Хаклы ялга чыккач та инде ансамбльгә йөгереп дигәндәй бардым. Шуннан бирле фестиваль-чараларда катнашып йөрим. 2018 елда Кырымга конкурска бардык, анда 3нче урынга ирештек. Быел исә «Алтын Мәйдан — Абхазия» милли мәдәниятләрнең халыкара инклюзив фестиваленнән алты диплом алып кайттык».

Тагын бер мавыгуы — «Яшел дөнья» клубы. «Әлеге клуб турында гәзиттә белдерү күргәч тә анда барып, танышып кайтырга теләк туды, — ди Флүрә ханым. — Бер караштан ук биредә миңа якын мохит булуын аңладым. Бик актив, аралашучан әбиләр, апалар тупланган бу хәрәкәттә». Нәкъ шушы чорда аңа бакчачылар арасындагы «Оҗмах почмагы» конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Ул анда беренче урын яулый. Бу уңайдан БСТ каналыннан килеп, тапшыру да төшереп китәләр. Моннан тыш, башкорт хатын-кызлары вәкиле буларак Уфага барып, БСТда туры эфирда катнаша. «Чәчәкле зур плед бәйләгән идем, шуны элеп куйдылар, мастер-класс күрсәтүемне сорадылар, — дип бәян итә ул вакыйгаларны Флүрә ханым. — Барыбыз өчен дә кызыклы тәҗрибә буларак истә калды ул. Беренче тапкыр телевидениедә чыгыш ясаганга дулкынлану да булды, әлбәттә, реклама башланса, «уфф» дип җиңел сулыш ала идек».

Алдан язганча, Флүрә ханым Октябрьский каласының «Агинәйләр» җәмгыятендә дә тора. Яңарак Гафури районында җыенда булып кайтканнар, семинарларда даими катнашалар, тәҗрибә уртаклашалар, төрле төбәкләрдә яшәүче фикердәшләр белән танышалар.

Хатын-кыз бәхете — гаиләдә

Флүрә ханымның тормыш иптәше Данил Лотфрахман улы озак еллар җәмәгать тәртибе сагында торган — ул 25 ел буе милициядә эшләгән. Тиешле еллар хезмәт иткәннән соң, хаклы ялга чыга, әмма ял итәргә ашыкмый. Республика туберкулез диспансерының Октябрьский филиалына водитель булып урнаша, баш табибны йөртә. Биредә 16 ел хезмәт куя. 2018 елдан һәм бүген дә «Роснефть»та эшли. «Иртән җиденчедә өйдән чыгып китәм, сигездә инде мин заказчикта булырга тиеш. Аңа кадәр путевка алырга, машинаны карарга, рейс алдыннан тикшерү үтәргә, бензин салырга кирәк. Аннары инде кичке бишкәчә эшлисең, — дип үзенең гадәти эш көне ничек үтүен бәянли Данил ага. — Ял вакытларында хатынга поделкалар эшләүдә булышам. Флүрә ул шундый тынгысыз җан: төнлә утырып план кора да икенче көнне мәсьәләне кабыргасы белән куя, янәсе дә, менә шуларны тиз генә эшләргә кирәк. «Бай бакча» телевизион проектының «Иң яхшы гаилә бакчасы» конкурсына әзерләнгән чор аеруча истә калган. Караңгы төнгәчә ниләрдер уйлап, мәш килә иде. Ә иртән инде миңа биремнәр тезелеп тора…».

Зиннәтуллиннарның мәхәббәт җимешләре — Артур һәм Амур исемле уллары бүген инде үзаллы тормыш корып яшиләр. Икесе дә шәһәрдә төпләнгән, нефть техникумын тәмамлап, арытаба югары белем алганнар. Олысы Мәскәү тау академиясендә, кечесе Уфа нефть-техник университетының шәһәр филиалында укыган. Әлеге вакытта вахта ысулы белән Сургутта һәм Когалымда эшләп йөриләр. Әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Флүрә ханым белән Данил ага аларның уңышлары турында зур горурлык белән сөйли. Алана 5 яшеннән акробатикага йөри, 13 яшьлек үсмер кыз спорт мастеры дәрәҗәсенә ия. Саян исемле оныклары 4нче сыйныфта укый, «Орфей»да курай түгәрәгендә шөгыльләнә. Иң нәни оныкларының берсенә өч яшь, кечесе әле яшь ярымлык кына.

«Гаиләбездә бер традиция яшәп килә, — ди Флүрә ханым. — Һәр чәршәмбе һәм шимбә яки якшәмбе саен балалар-оныклар җыелып, безгә киләләр. Оныклар заказларны яудырып кына тора: пирог, пицца, коймак һәм башкаларны пешер әле, дәү әни, синеке бик тәмле була, диләр. Мин инде алар килсә, йөгереп кенә йөрим, уенчыклар, матур киемнәр дә бәйләп бүләк итәм. Заманча алымнар куллану турында да онытмыйм, хәзер яшьләргә модалы кирәк бит. Әйткәндәй, бер киленебез миннән күреп, крючок белән бәйли башлады».

Данил Лофтфрахман улыннан тормыш иптәшегезне нинди сыйфатлары өчен аеруча яратасыз, дип сорыйм. «Минем хатын йөгерә дә йөгерә инде ул, — ди Данил ага. — Өебезне дә гөл итеп тота, балалар-оныклар турында да хәстәрлек күрә, иҗат итәргә дә өлгерә».

Флүрә ханымның уңган-җитез булуы әнисеннән бирелгәндер. «Инәки элек хәлле урысларда эшләп йөргән, — ди ул. — Шул вакытта аның тырышлыгына, осталыгына карап машина кебек эшли ул, дигәннәр. Бәләкәй чакта апаларга баргач, «Бу машина Галяның кызымы әллә?» дип сораганнары истә калган. Хәзер инде таныш-белешләр арасында үземне «электровеник», «экскаватор», «танк» дип атап йөртүчеләр бар…».

Данил агага шундый актив, яңа идеяләр белән илһамланып яшәүче, бетмәс-төкәнмәс чараларда катнашучы хәләл җефетен чит-ят төбәкләргә семинар-фестивальләргә чыгарып җибәрү авыр түгел микән? «Юк, миннән ял гына итә ул, — дип шаярта Флүрә ханым. — Быел Абхазиягә киткәч, өйдә берүзе калды. Аулакта булу ошап та киткән әле үзенә. Ашыкмый гына, үз җаена йөри бит ул мин булмаганда, беркем дә «задание»ләр белән борчымый… Шулай да, картымны мактыйсым килә: хатын юк дип тормаган, йортны тәртиптә тоткан, бакчаны да караган, суын да сипкән, җиләк тә җыйган, печәнен дә чапкан, тавыкларны да ашаткан».

Әңгәмәбез ахырында Флүрә ханымга традицион сорауны бирмичә түзәлмим: аның фикеренчә, тату гаилә булып яшәүнең төп сере нәрсәдә икән?

— Гаиләдә ир белән хатынның озак еллар татулыкта, аңлашып яшәвенең сере — ул түземлек һәм ихлас ярату, дип уйлыйм. Шул гына, бүтән бер әйбер дә түгел…

Гаилә учагы җылысын хезмәт белән ныгытып саклаган Зиннәтуллиннар бүген дә иңне-иңгә куеп, эштән зарланмыйча, тату гомер итә. Узган юллары матур, киләчәк гомерләре дә саулык-сәламәтлектә, иминлектә һәм балалар шатлыгында үтсен дип телисе килә аларга.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы.

https://okt-tuganyak.ru/articles/lyudi-nashego-goroda-beznekel-rne-bel/2022-10-13/ike-u-gan-yash-s-b-het-bula-yan-sh-2987149

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас