Булат авылында үзен-чәлекле композитор Салават Хөсәеновның иҗат кичәсе булды. Авыл клубында 68 яшьлек талант иясенең хәзерге татар авторлары текстларына язган җырлары яңгырады. Үзенең яраткан әсәрләрен ул үзе уйнап башкарды, калганнарын авыл халкы җырлады.
Хөсәенов инде егерме ел көйләр яза, кайбер композицияләргә аранжировкалар ясый.
— Миңа профессиональ музыкантлар ярдәм итә, – ди Салават Хәмзә улы. – Мин бит нота да белмим хәтта. Көйне тоемлыйм һәм аны баянда уйныйм, ә аннары телефонга язам.
Күңелемдә музыка үзеннән-үзе туа. Гадәттә, бер җыр берничә сәгатьтә языла, ә аны эшләп бетерү айларга сузыла. Хәзерге заман авторларының татар телендәге шигырьләрен җәмәгать челтәрләрендә табам. Алар арасыннан көйгә ятышлы иң яхшыларын, моңлыларын сайлыйм. Сүз дә юк, автордан җыр язарга рөхсәт сорыйм. Венера Фәттахова, Рәмилә Таһирова, Рауза Хафизова, Нәфкыя Сафина, Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә язылган җырларым бар.
Туймазылы берничә тапкыр Казанда үзешчән композиторларның халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашкан. Аларның икесе авторга лауреат дәрәҗәсе китергән.
Композитор сүзләренә караганда, аның әнисе бик моңлы кеше булган һәм еш кына авыл клубында җырлаган. Малай да үзлегеннән әтисе бүләк иткән гармунда уйнарга өйрәнгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң тормышын музыка белән бәйләргә хыялланган, ләкин бу теләге тормышка ашмаган. Һәм ул Туймазы геофизика җиһазлары заводына токарь өйрәнчеге булып урнашкан.
— Озак еллар Себердә эшләдем, лаеклы ялга чыккач, туган Туктагулыма кайттым, – дип дәвам итә ул.
Хөсәенов башкарган җырларны интернетта тыңларга була – ул аларны даими рәвештә җәмәгать челтәрләрендә урнаштыра.